Балыкка барган. Шул сөенече белән юмор остасы социаль челтәрдә уртаклашкан.
«Быел беренче тапкыр балыкка бардым. Башлангычы бар. Көннең салкын һәм җилле булуына да карамастан, ике балык тотып кайттым «ывсютаки», – дип мактанган Әбри Хәбриев тәхәллүсе белән танылган Данияр Хәбриев.
«Булдыргансың, йөзеңдә шатлык балкый», «Туңдыргычыңа сыймый башлагач, сатырсың. Алам, түлке чистарткан булса гына», «Брат, иң мөһиме - буш кайтмагансың!», «Ухага җитә», «Миңа кайчан киләсең балыкка?», «Мин дә тотмыйча кайтмыйм, я балык, я тотып булса да кайтам», – дип шаяртканнар аның виртуаль дуслары.