news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев ашамый һәм йокламый эшләп, кыйммәтле машина алуы турында дусларына сөйләгән

news_top
Әбри Хәбриев ашамый һәм йокламый эшләп, кыйммәтле машина алуы турында дусларына сөйләгән
"Татар-информ" архивы

Әбри Хәбриев кызыклы видео төшергән. 

Видеода күренгәнчә, ул дуслары белән очраша һәм аларга бик каты эшләп, ярты елда кыйммәтле машина алуы турында сөйли.

«Мәскәү урынында, егетләр. Бизнес гөрли. Йоклаган юк, 2-3 сәгать йоклыйбыз. Ашаган юк. Дөньясын ду китерәбез. Эшләргә кирәк, эшләргә! Менә ярты ел эчендә «Maybach»лы булдым. Сез монда сыра чөмереп утырганда, мин төне-көне эшләдем. Нәтиҗәсен үзең күрәсең», – дип, «кыяфәт китереп», кыйммәтле машинага кереп китә ул.

Бактың исә, машина руле артында икенче кеше утыра, Әбри Хәбриев аның алдына кереп утырган. «Дуслар киткәнче генә утырып торыйм инде. Дусларга, машина алдым, дигән идем. 5 кенә минут утырып торыйм, китеп барсыннар. Аннары төшәм, яме», – ди артист машина хуҗасына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар