Аборттан баш тартып, бала тапкан студент кызларны Курганда бюджет бүлекләренә күчерәләр
Курган өлкәсе хакимияте төбәктә демографик хәлне яхшыртуның яңа ысулын уйлап тапкан. Хәзер колледжларда укучы студент кызлар аборт ясатудан баш тартып, бала тапса, аларны бюджет бүлегенә күчерәчәкләр. Тик бу мөмкинлектән файдалану өчен, студент нәкъ менә уку вакытында бала табарга тиеш. Бу хакта яңа төбәк программасында әйтелгән, дип яза «Комсомольская правда» газетасы.
«Урта һөнәри белем бирү оешмаларында укыган вакытта бала тапкан студенткалар бюджет урыннарына күчереләчәк», – дип аңлатканнар төбәк хакимиятендә.
Бу программа кимендә 2026 елга кадәр исәпләнгән. Әлеге программага югары белем алучы студент кызларны һәм укыган вакытта әти булган студентларны кертәчәкләрме-юкмы— әлегә билгеле түгел.
Программада барлыгы 14 чара каралган. Алар «күп балалы гаилә һәм әни кешенең уңай образын» тудыра. Яшь әтиләр өчен семинарлар оештырырга планлаштыралар, анда гаилә башлыгы булу турында сөйләячәкләр. Бу чаралар туучылар санын арттырырга һәм абортлар санын киметергә ярдәм итәр, дип саныйлар Курган өлкәсендә.