Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбисенә кунакка кайткан студент ботулизмнан үлгән

news_top_970_100
Әбисенә кунакка кайткан студент ботулизмнан үлгән

Түбән Новгород, Мәскәү, Казанда «Локалкитчен» ширкәте җитештергән «Лобио» салатын ашап, ботулизм белән авыручылар бар. Бүген Костромада шушы авырудан үлгән бер егетне җирләделәр.

Ботулизм – нерв системасына зыян китерә торган инфекцион авыру. Ул кешедән кешегә күчми, консервланган ризыклардан йога. Симптомнары – бит нервларына зыян килү, йоклый алмау. Инкубацион чоры 2 сәгатьтән 5 көнгә кадәр.

12 июньдә Тим исемле егет Түбән Новгородка әбисенә кунакка кайта. SHOT язуынча, ул университетта укыган була. Гаилә җыелгач, егет әзер ризыкка заказ бирә – анда консервланган фасоль тутырылган шушы «Лобио» салаты да була. Ул аның туганнарына ошамый, шуңа күрә студент салатны үзе генә ашый.

2 көннән студент үзен начар хис итә башлый – күзе әйберләрне ике итеп күрә, башы әйләнә, йөреше үзгәрә, теле ойый. Әмма студент моны юлда йөрүгә һәм имтиханнарга әзерләнүгә бәйләп карый. Хәле авырайгач, йота алмый башлагач, ул бу хакта хатыны Дианага әйтә, тегесе Костромага кайтырга куша. Кайткач, аны хастаханәгә салалар. Аны агуланудан дәвалый башлыйлар, ул реанимациягә эләгә. Ясалма сулыш аппаратына тоташтыралар, ул йота алмый, кул-аяклары параличлана. Әмма табиблар аның аңында булуын әйтә. Кызганычка, ул бүген үлә.

Тим химик булырга укыган, яшь галимнәр арасында үткәрелгән бәйгедә җиңеп, ярты миллион ота. Әмма бу проектын тормышка ашыра алмый кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100