Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбисенә кунакка кайткан кызчык әнисе, әбисе, бабасы белән бер көнне һәлак булган

news_top_970_100

Белгородта 10 катлы йортка ракета һөҗүм иткәч, 15 кеше һәлак булды. Фаҗига урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, волонтерлар һәм җирле үзоборона көчләре эшли. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Әлеге сәгатькә билгеле булган мәгълүматлар:

Щорс урамында җимерелгән йорт хәрабәләре арасыннан коткаручылар һәлак булган 15 кешенең мәетен чыгарган. 30дан күбрәк кеше зыян күргән.

Губернатор сүзләренчә, һәлак булган кешеләрне ачыклау эше бара. Исемлек соңрак чыгачак. Шулай ук, Вячеслав Гладков фаҗига урынындагы хәлне Владимир Путинга да җиткерде һәм «дошманнарга лаеклы җәза бирү чаралары алып барыла» диде.

Бүген Белгородта зур сәүдә үзәкләре һәм базарлар эшләмәячәк. Бу тыю даруханәләргә һәм азык-төлек кибетләренә кагылмый.

Төнлә Белгородка һәм Белгород өлкәсенә тагын һөҗүм булган. Кимендә 7 тапкыр шартлау тавыш ишетелгән. Ракета куркынычы сиренасы 2 тапкыр эшләгән.

Өлкәнең Черемошный авылында снаряд төшүдән шәхси торак йорт, мунча һәм гараж тулысынча җимерелгән. Бу вакытта өйдә булган 3 кеше җиңелчә яраланган. Авылда барлыгы 5 йортка һәм 3 машинага зыян килгән.

Баштарак Россия Оборона министрлыгы Белгородка «Ольха» һәм RM-70 «Вампир» дигән залп утлы реактив системалар һөҗүм итүен әйткән иде.

Төнлә Курск өлкәсендә Украинаның самолет тибындагы 8 беспилотнигы бәреп төшерелгән.

Липецк өлкәсенең Становлянск округында да беспилотникны бәреп төшергәннәр. Урында махсус хезмәтләр эшли, зыян күрүчеләр юк. Электр подстанциясе территориясендәге ут сүндерелә.

«Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары белән Белгород өлкәсендә «Ольха» реактив системасының 12 снаряды һәм 12 беспилотник, Курск өлкәсендә 8 беспилотник, авиацион идарәле 4 «Storm Shadow» ракетасы һәм Кырым республикасында 7 беспилотник бәреп төшерелгән һәм Липецк өлкәсендә 4 беспилотник тоткарланган», – дип хәбәр итә Россия Оборона министрлыгы.

Белгородта өлешчә җимерелгән йорт хәрабәләре арасыннан кешеләрне эзләү төгәлләнде. 17 кеше коткарылган, 15 кеше һәлак булган.

Белгородта йорт җимерелгәч, 2 бала һәлак булган. Аларның мәетләрен кичә чыгардылар. Якынча мәгълүматлар буенча болар – 8 яшьлек Аврора һәм аутизм авырулы 11 яшьлек Кирилл. Шулай ук шәхесе ачыкланган корбаннар арасында Белгород медколледжында укыган 17 яшьлек Екатерина Сульженко да бар.

8 яшьлек Аврорадан тыш, хәрабәләр арасыннан аның әнисенең һәм әби-бабасының мәете дә табылган. Гаилә озак күрешми торган, чөнки Екатерина 1нче сыйныфта укучы кызы белән көньякта ял иткән була. Кайткач, туганнары янына кунакка керәләр, һәм шул вакытта ВСУ Белгородка ракеталар һөҗүме башлый.

Ә 11 яшьлек Кириллның гаиләсе әле дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Әмма йортка ракета төшкән вакытта малай 10 каттагы фатирда әтисе һәм әнисе белән бергә булган. Якыннары әйткәнчә, алар барысы да үлгән булырга мөмкин, чөнки әле дә булса хәбәргә чыкмаганнар.

17 яшьлек Катя һөҗүм вакытында өченче катта әнисе белән бергә була. Хатын-кыз әлегә хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Студент кызның үлүе турында якыннарына хәбәр иткәннәр инде.

Һөҗүмдә бите һәм муены нык пешкән 2 айлык бала һәм баротравма алган, башы яраланган 16 яшьлек үсмер авыр хәлдә реанимациядә ята.

Хәзер йорт хәрабәләрен аралауны дәвам итәләр. Йорттан эвакуацияләгән кешеләр барысы да вакытлыча яшәү пунктларында һәм туганнарында тора, чөнки йортның җимерелү куркынычы әле дә саклана. Бүген аны белгечләр караячак. Хәрабәләрне аралауның төп өлеше тәмамланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100