news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әбисе күрмәгәндә чыгып киткән» – 3 яшьлек бала 2 тәүлек үзе генә урманда йөргән

news_top

Тывада югалган 3 яшьлек баланы эзләү тәмамланган. Ул дәү әнисе күрмәгән арада йөрергә дип китеп барган. Республика халкы еш кына балаларын, җәй айларында яңа сауган сөт һәм чын ит ашасыннар дип, табигатьтә туганнары янында яшәп торырга җибәрә. Шунда алар өлкәннәргә ярдәм итәргә дә өйрәнәләр. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Яшь әти-әни республика башкаласы Кызылда зур йорт сала, шуңа 2 улларын дәү әниләренә кунакка җибәргәннәр. Ул Элдиг-Хем авылыннан 2 чакрым ераклыкта чабан көтүлегендә яши. Кичке 5ләр тирәсендә ул оныгын ишегалдына йөрергә чыгара, шул арада бала юкка чыга. Кычкырып, чакырып үзе эзләп таба алмагач, ул күрше авылга ярдәм сорарга чыгып китә. Халык бик тиз җыела.

Аннан соң коткаручылар, полиция, волонтерлар килә... Этләр һәм квадрокоптерлар белән 300ләп кеше тирә-якта эзләү эшләре алып бара. Малай җиңелчә генә киенгән була. Ә төнлә һава температурасы +10 градуска кадәр төшә.

– Без төрле версияләрне карадык, – дип сөйли Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тыва Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Степанчук. – Һәм беренчесе – аның кыядан егылып төшүе иде. Анда 8 метр биеклектәге текә кыя бар, аннары – инеш. Олы кешегә тездән генә булса да, бала өчен ул куркыныч, чөнки су боз кебек һәм бик тиз ага. Аннары аның анда булмавын аңладык.

Салдыс Хааның туганы Валерий Хамбыл да эзләү эшләрендә катнаша. Алар аю эзләрен күреп, куркып кала. Караңгы төшкәнче эзлиләр, аннары кире кайталар. Ләкин иртәнге сәгать 4тә ул, нәрсәдер сизгән кебек, тагын шул якка эзләргә китә. Чабан көтүлегеннән 3 чакрым ераклыкта «Изге чишмә» урнашкан, шуннан таулар башлана.

– Мин елаган тавыш ишетеп алдым. Кайдан килүен тыңлый башладым. Тынлык. Ярты сәгатьтән – тагын. Киявемнән сорагач, ул «кош тавышы бугай» ди. Һәм шулай якынча иртәнге сәгать 8гә кадәр. Ә аннары мин аның безнең сабый икәнен төгәл аңладым. Күз алдыгызга китерегез, анда – текә тау итәге, биеклеге 30 метрлар чамасы. Мин аякларымны да тоймыйча өскә йөгерә башладым, – дип сөйләгән ул.

Бала 2 төн эчендә шулкадәр курыккан, үзенә таба йөгерүче кешенең тавышын ишеткәч, тагын кача башлаган. Икенче төнне ул агач астында уздырган, өстендәге кофтасын салып җәйгән дә шуның өстендә йоклаган.

– Аннан без урман эченнән чыктык, рациядә хәбәр юлладык, һәм безне машина белән алып киттеләр, – дип сөйли Валерий Самбыл.

Кечкенә сәяхәтче зыян күрмәгән. Берничә тырналу һәм черкиләр тешләгән эзләр генә бар. Аны шунда ук Чадан шәһәренә хастаханәгә алып киткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 июль 2025
    Исемсез
    Бала тәрбияли белми торган ата-аналар дәвере килде шул. Әби-бабайлар да гаепле.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар