Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әбисе бирегә су коенырга алып килә иде». Өч көн элек югалган кыз бала мәете табылган

news_top_970_100
«Әбисе бирегә су коенырга алып килә иде». Өч көн элек югалган кыз бала мәете табылган
"Татар-информ" архивы

2 июльдә Оренбург өлкәсенең Сорочинск шәһәрендә югалган 5 яшьлек баланың мәетен тапканнар. Ул Самара елгасында камышлар арасында булган. Әлеге урын баланың әбисе яши торган йорттан ерак түгел. Баланы волонтерлар тапкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Водолазлар аңлатканча, мәет, гадәттә, өченче тәүлектә су өстенә калкып чыга. «Бала өйдән чыгып киткән көнне үк суга кергән һәм чыга алмаган, мөгаен. Ул юлны белгәндер. Әбисе аны бирегә еш кына су коенырга алып килгән», – дигән волонтерлар.

Кызны 3 көн эзләгәннәр. Ул 30 июньдә көндезге 3ләр тирәсендә югала. Ул көнне әбисе берничә минутка олырак оныгы янына өйгә кереп китә. Аннары ишегалдына чыга, тик тыныч кына уйнап калган 5 яшьлек Василисаны тапмый. Аны шунда ук эзли башлыйлар. Кызның үсешендә үзенчәлекләр дә була. Өй янында гына урман үсә. Ул бик куе, күз күреме 5 метр тирәсе генә.

Василисаны Оренбург өлкәсе һәм Ульяновск, Самара, Чиләбе, Саратов өлкәләре, Башкортстан Республикасы волонтерлары эзли, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, әнисе Василисаны «урлаганнар» дип фаразлый. «Эзлиләр. Шәһәрдә дә, шәһәр читендә дә, машиналар китте. Күрәзәчеләргә дә бардым. Төрлечә әйтәләр», – ди ул.

Бала югалган көнне Галина ире белән эштә була, Василисаны әбисе белән калдыралар. Әби шәхси йортта яши. Өй тирәсендә койма бар. Шуңа күрә әби кеше оныгын 5 минутка гына ишегалдына уйнарга калдырып тора. Ул әйләнеп килгәндә, бала булмый, капка да ябык тора.

Галина сүзләренчә, Василиса коймадагы тишектән чыгып киткән булырга да мөмкин. «Ирем белән эштә идек. Балаларны бер атнага әбисендә калдырдык. Иртәнге 8дә мин китердем, 4нче яртыда югалганын әйттеләр», – ди ул.

Василисаны эзләгәндә, урманда уенчыклар табалар. Биредәге көтүче бу аланда уенчыклар күптән ятуын әйткән. Галина Василисаның уенчыкларын елганың икенче ярында табуларын сөйләгән.

«Бәлки, ул берәрсенең ишегалдына кергәндер. 2 тәүлек бала юк. Бәлки, урлаганнардыр», – дип фаразлаган булган Василисаның анасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100