Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әбисе белән оныгы карбыз ашагач үлгән» – Кибеттә агулау эшләре башкаручыны хөкем итәләр

news_top_970_100
«Әбисе белән оныгы карбыз ашагач үлгән» – Кибеттә агулау эшләре башкаручыны хөкем итәләр
Фото: © "Татар-информ"

Мәскәүдә «карбыз эше» дип аталган җинаять эшендә гаепләнүче дезинсектор Антон К.га карата суд бара. Прокурор аны 6 елга колония-поселениегә хөкем итүне сорый. Яклау ягы исә, бу кешене аклау кирәк, дип саный. Хөкем карары 22 августта билгеле булачак. Бу турыда Антон К.ның адвокаты Евгений Захаркин «Известия» газетасына сөйләгән. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итә.

Мәскәүдә яшәүче 14 кеше агулану турындагы эш «карбыз эше» дип атала. 2021 елның сентябрендә Мәскәүнең Совхоз урамындагы супермаркетта карбыз алган кешеләр агулана. Аннары 61 яшьлек хатын, аның 15 яшьлек оныгы вафат була.

Җинаятьтә шикләнелүче буларак, дезинсектор кулга алына. Ул әлеге фаҗига алдыннан бинаны эшкәрткән. Тоткарланган ир-ат эшләгән компания башлыгы гаепләүләрне кире кага. Ул, бинаны эшкәртүдә кулланылган матдәнең агулы карбызларда табылган концентрациясе зыянлы түгел, дип белдерә.

Тикшерү эшләрен 2022 елның декабрендә төгәллиләр. Тикшерүчеләр ачыклаганча, Антон К. дезинсекция эшен тизрәк тәмамлар өчен, кибеттән бөтен персоналны чыгарып бетерә. Ләкин бинаны эшкәртер алдыннан бөтен азык-төлекне алып куярга яки яхшылап капларга кирәк булуын әйтми.

Җинаять эшен Мәскәүнең Люблино судында 2023 елның гыйнварында башлаганнар, диелә хәбәрдә.

  • 2021 елда 15 яшьлек кыз, аның анасы һәм әбисе бер сәүдә челтәре кибетендә карбыз сатып алып ашый. Әни кешенең хәлен табиблар стабильләштергән. Әби һәм онык реанимациядә вафат булган, дип язган идек.
  • 2022 елда бабасы алып кайткан карбызны ашаганнан соң, 5 яшьлек бала үлүе билгеле булды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100