Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбисе белән әнисен үтергән ир-ат: «Мин аларны, дөньяны коткарырга теләдем»

news_top_970_100
Әбисе белән әнисен үтергән ир-ат: «Мин аларны, дөньяны коткарырга теләдем»
Фото: © "Татар-информ"

Мәскәүдә әби белән әни кешене уллары үтергән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

«Света миңа шалтыратырга өлгерде», – ди мәрхүмәләрнең танышы.

33 яшьлек ир-ат 55 яшьлек әнисен дә, 86 яшьлек әбисен дә үтерә. Якынча белешмә буенча, ул наркотиклардан исерек була. Аны полиция урында тоткарлый.

55 яшьлек мәрхүмә хатынның дус хатыны сүзләренчә, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат соңгы берничә айда наркотиклар куллана.

«Моңа кадәр ул ел ярым чамасы хастаханәдә ятты, туберкулездан дәваланды. Анда да наркотиклар аркасында эләкте. Аны дәваладылар, ләкин, өйгә кайтуга, тагын тотынды. Аның анасы – минем дустым Светлана, без көн саен диярлек сөйләшеп тордык. Бу турыда белде, тик берни эшли алмады. Алар фатирда өчәү яшәде – Светлана, аның карт анасы һәм Андрей. Гаиләдә мөнәсәбәтләр яхшы иде, ул беркайчан туганнарына кул күтәрмәде. Дустым беркайда эшләмәгән, берни эшлисе килмәгән улына ярдәм итте. Үзе косметолог иде, яхшы акча эшләде, алар ял итәргә еш йөрде, хәтта чит илгә дә», – ди танышы.

Үтерүдә шикләнелүче Андрейның атасы күптән гаиләдә яшәми, Светлана белән рәсми аерылышкан, ләкин улы белән аралаша. «Күптән түгел генә Андрей атасына бакчага барды, бабасы белән дә аралашкан, бар да яхшы иде. Болай булыр дип беркем уйламады», – ди таныш хатын.

«Ашыгыч ярдәм» белән полицияне мин чакырдым. Света миңа шалтыратырга өлгерде, «улым акылдан язган!» дип кычкырды. Улы аңа һөҗүм итүен, башына кәстрүл белән сугуын, канга батуын әйтте. Без ирем белән аларга киттек. «Ашыгыч ярдәм» белән полиция килгән иде инде. Дустым да, анасы да үлгән. Андрей аларны аерым-аерым кыйнаган, аннары пычак кадаган. Бу вакытта ул үзе идәндә ята һәм үз акылында түгел, наркотиклардан исерек иде. «Мин аларны коткарырга, дөньяны коткарырга теләдем», – ди. Ул ни эшләгәнен дә аңламагандыр», – ди мәрхүмәнең танышы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100