Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбисе белән әнисе өйдә дәвалаган бала анафилактик шоктан үлгән

news_top_970_100
Әбисе белән әнисе өйдә дәвалаган бала анафилактик шоктан үлгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Салкын тиеп чирләгән малайны өйдә дәваларга тырышу Кировта фаҗига белән тәмамланган. Яшь ярымлык бала анафилактик шоктан вафат булган.

Малайны әнисе белән әбисе дәвалаган. Аңа парацетамол, ютәлдән сироп биргәннәр һәм тамагына спрей сипкәннәр.

1 яшьлек Миша (исеме үзгәртелгән) 3 гыйнварда үзен начар хис итә башлаган. Малайда салкын тию билгеләре башлана, ә икенче көнне температурасы күтәрелә, әмма әнисе аны табибка алып бармый.

5 гыйнварда Мишаның температурасы 39 градуска кадәр күтәрелә. Әнисе даруханәгә барып, температура төшерә торган парацетамол суспензиясе (балалар дозасын) сатып ала.

Өйдә Мишага бу суспензияне инструкция буенча бирәләр, шулай ук сироп эчертәләр, тамагына спрей сиптерәләр.

1 сәгатьтән соң малайның хәле начарлана: Миша кызыл таплар белән каплана һәм авыр сулый башлый. Әнисе белән әбисе аңа «ашыгыч ярдәм» чакырта. Мишаны Киров өлкә балалар хастаханәсенә алып китәләр. Хастаханәгә кабул ителгән вакытта малай инде комада була, табиблар аны коткарырга тырыша, ләкин шул ук кичне бала үлә.

Беренче версия буенча, баланың организмы ниндидер даруны кабул итмәгән – Мишада анафилактик шок башланган.

Мишаның гаиләсе имин булмаган гаиләләр исәбендә тора. Малай үләсе көнне иртән Мишаның гаиләсен балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белгечләре тикшергән була. Алар бернинди проблема да тапмаганнар, дип яза «База» телеграм-каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100