news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әбиләре укол кадагач, ике баланы көзән җыера башлаган

news_top
Әбиләре укол кадагач, ике баланы көзән җыера башлаган
https://pixabay.com/

Санкт-Петербургта салкын тиеп авырый башлаган ике балага әбиләре укол кадаган. Шуннан соң сабыйларны көзән җыера, ашыгыч ярдәм чакыралар һәм аларны үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтыралар. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

18 майда 69 яшьлек хатын оныкларына ярдәм итәргә җыена. Элек табиб-терапевт булып эшләгән әби кеше 4 яшьлек кызда һәм 7 яшьлек малайда салкын тиюне үзе дәваламакчы була һәм укол ясый. Шуннан соң ике баланы да көзән җыера. 

Балаларның атасы сүзләренчә, аның анасының табиб-терапевт дипломы бар, ул балаларны салкын тиюдән дәвалый, укол ясый. 

Хәзер сабыйлар хастаханәдә ята. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар