«Әбиләр дә килде»: Балтачта мобилизацияләнүчеләр өчен йокы капчыклары тегәләр
Балтач районы халкы, бердәм булып, дәррәү кубып, мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтә – йокы капчыклары тегәләр, дару, кием-салым, башка кирәк-яраклар җыялар. «Интертат» бу эшне башлап җибәрүчеләр белән сөйләште.
Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәч үк, Балтач районыннан Айдар Хисмәтуллин эшкә керешә: махсус хәрби операциягә җыенган якташларына ярдәм итә башлый. Ул һава десантында хезмәт итеп, чечня сугышында булып кайткан.
Мобилизациягә эләгүчеләрнең күбесе үзең белән нәрсә алып барасын, нәрсә кирәк икәнен дә аңламыйлар, белмиләр, – дип сүз башлады Айдар Хисмәтуллинның волонтерлар командасындагы Рафил абый. – Алар өйләреннән иң кирәкле әйберләрне алып чыгып киткәннәр инде. Айдар, әлеге егетләргә ярдәм итү йөзеннән, «кирәкле әйберләрне җыеп җибәрик» дип, эшне башта үзе башлап җибәрде. Аннары безне дә бу эшкә тартты. Ул – чечня сугышында булып кайткан егет, нәрсә кирәк икәнен бик яхшы белә.
Егетләрне термокием, төрле гигиена кирәк-яраклары, хәзерге пычракта кияргә яраклы, җиңел резина итек – боты, йокы капчыгы, шапка һәм башкалар белән тәэмин иттек. Бер 10 көн элек фронтка гуманитар ярдәм җыя башладык, –диде ул.
Айдар Хисмәтуллин барысын да контрольдә тотып, барлап тора. Соңыннан сүзгә үзе дә кушылды.
Өлешчә мобилизация турындагы закон чыгуга, Балтач районында һава десантында хезмәт иткән егетләрне күтәрә башладым. Катырак та әйтеп ташладым ахры инде. Шуннан күтәрелеп киттек, район буенча башка төр гаскәрләрдә хезмәт иткәннәр дә кушыла башлады: диңгез флоты, чик сагында торучылар. Иң беренчеләрдән булып, безне Норма авылы халкы күтәреп алды, авыл җирлекләре ярдәм итте, шулай итеп, бөтен район халкы берләште.
Шул вакытта җыйган акча белән күп кенә әйберләрне вакытында сатып алып калдык. Кибеттән, онлайн маркетлардан да кайтарттык. Әйберләр әле артык кыйммәт түгел: мәсәлән, йокы капчыкларын 900 – 1250 сумнан да алып була иде. Җиңел яхшы резина итек – ботыны 2000нән алдык. Ул вакытта запас белән алып куйдык. Мин үзем Чечняда булып кайттым. Ул әйберләрне күз йомып та җыя алам. Армия 20 ел элек ничек булган – бүген дә шул ук хәлдә. Дарулар җитешми иде инде, хәзер дә шулай ук. Бөтен авыруга бер дәва – зеленка иде бит. Шуны белеп, чамалап, бөтен кирәк-яракны җыя башладык та инде без.
Шушы резина итекләрне бик уңайлы дип таптым. Йон оекбашны гына киптерәсе була, боты үзе юешләнми, икенче алмаш оекбаш киеп чыгып китеп тә була. Ә берцы бер юешләнсә, аны палаткада гына киптереп бетереп булмый. Аны мин бик яхшы аңлыйм. Алган әйберләрне бар яктан да уңайлы да, «практичный» да булсын дип тырыштык, – дип аңлатты ул.
«200 меңлек дару алдык»
Балтач районы волонтерлары инде берничә тапкыр гуманитар ярдәм дә җибәреп өлгергәннәр.
Белгород өлкәсе чигендәге госпитальгә, яралы солдатларга 109 кг гуманитар ярдәм җибәрдек. Кичә Казан спецназы «Барс»ка да гуманитар ярдәм озаттык. Анда төрле консерва, печенье, конфет, шоколад ише азык-төлек тә, йон оекбашлар, җылы киемнәр дә бар.
«Казан Экспо»ның медпунктына бөтен Татарстан егетләреннән 200 мең сумлык дарулар җыеп җибәрдек. Анда күп кеше авырый икән. Бездән ярдәм сорап, табиблары мөрәҗәгать итте. Иртән шалтыратып сорадылар, икенче көнне төш вакытында дарулар шунда иде инде. Даруны көне буе җыйдык. Балтачтагы бөтен даруханәләрне йөреп чыктык, мондагы гына җитмәде – күрше-тирә районнарга да барып килергә туры килде.
Башта даруларны үзебез алып карадык. Даруларны белмәгәч, кыен булды, башлар катып бетте. Шуннан соң фельдшер Валя ападан ярдәм сорадым. Нәрсә кирәген дә белә – кыйммәтле дарулар урынына арзанлырак аналогларын да тапты. Без беренче көннәрдә бөтен кыйммәтле даруларын җыеп чыккан идек. Даруларның төрлесен алдык: авыртуны баса торганнардан алып борынга томау төшкәч сиптерә торганнары да, вирусларга каршы тора торганнары да бар. Һәр кешегә 2,5 мең сумлык дару комплекты чыкты, – ди ул.
Акча җыю, әйбер сатып алу белән генә эш бетми шул. Аларның барысын да туплар, саклар өчен урын да кирәк. Волонтерлар әлеге проблеманы да ерып чыкканнар.
Башта әйберләрне Валя апаның медпунктында саклап тордык. Соңыннан бер егетнең гаражына күчердек. Анда да сыешмагач, Рафилнең зур гаражында сакладык. Хәзер көннәр салкынайткач, тычкан кермәсен дип куркып, администрациягә мөрәҗәгать иттек. Алар спорт комплексында бер бүлмә бүлеп бирделәр. Хәзер әйберләрне саклау белән кыенлыклар юк.
Бүгенге көнгә без Балтачтан китүчеләргә ике комплект әйбер озаттык. Алар инде мобилизацияләнгәннәрнең үз кулларында. Оекбаш, жгут, мунчала, төрле гигиена кирәк-яраклары, балаклавалар һәм тагын башка кирәкле әйберләр белән тулган өченче комплект та әзер.
Нигездә халык бик нык булышты. Безгә кушылган оешмалар да булды. Ярдәм сорап килүчеләр дә җитәрлек. Кемнеңдер хатыны 2 баласы, кемнекедер 3 баласы белән берүзләре калган, кайсыларыныкы Казанда укыйлар. Егетләрнең өйләреннән чыгып киткәннәренә 1 ай чамасы бит инде, – ди ул.
Алар бу эшләрен туктатырга җыенмыйлар. Алга таба гаилә башлыклары – ирләре, уллары мобилизациягә эләккән, ярдәм кирәк булган гаиләләргә булдыра алганча булышырга да ниятлиләр.
Бу эшебезне туктатмабыз, шулай ярдәм итеп торырбыз, дип уйлыйм. Егетләр Украинага китсәләр, аларның гаиләләренә дә ярдәм кирәк булачак. Аллаһы боерса, аларның гаиләләренә дә булышырга исәплибез.
Айдар Хисмәтуллин ярдәм итүне оештыручыларны «безнең команда» дип атый.
Безнең командада Валя апа – шәфкать туташы, Рамил – хисапчы, материаль ярдәм җыючыбыз да, мин үзем бөтен сатып алуларга йөрим, Рафил «Газель» машинасында йөри, әйбер ташырга, илтергә кирәк булганда – гел ул. Гөлнара апа йокы капчыклары тегә.
«Әбиләр дә булган әйберләрен алып килде»
Йокы капчыклары тегү эшен башлап җибәргән Гөлнара апа Эркәева да мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итүдә үз өлешен керткән. Ул да үзе генә түгел, аңа иярүчеләр дә шактый.
Мин – үзмәшгуль булып теркәлгән кеше, тегәбез. Шушы илебезгә килгән авырлыкта мобилизациягә эләккәннәргә әз генә булса да ярдәм итәсе килде дә, термокием тегеп карыйкмы икән әллә, дип уйлаштык. Районыбыздагы волонтер Айдар аларга йокы капчыклары кирәк булуын әйтте. Менә шуннан башланды ул эш. Йокы капчыклары тектек. Үзебезнекеләргә җитте, кичә генә Арчага җибәрдек, хәзер Тукай районыннан мөрәҗәгать иттеләр, аларга да тегәбез.
Бу хакта ишетеп, әбиләр сандык төпләрендә яткан бөтен булган тукымаларын җыеп алып килделәр. Кайсыннан урын җир кирәк-яраклары да, мендәр тышлары да тектек. Нәрсә тегеп була, шуны тегәбез.
Безгә укытучылар, экономист, хисапчы, балалар бакчасы мөдире дә, тәрбияче, чәчтараш, пенсиядәге апалар да кушылды. «Мин дә тегә беләм. Туры җөйне генә булса да тегә алам», – дип, ярдәм итәргә теләүчеләр күп булды. Күршеләрем дә теләктәшлек күрсәтте. «Безгә дә берәр эшең юкмы соң, кискәндә булса да тотып торырбыз», – дип сорап керәләр. Шулай итеп, зур бер йомгакка әверелде бу. Уйламаган җирдән шулай күбәеп киттек, – дип шатлана Гөлнара ханым.
Тегүчеләр бөтен булган тукымаларны да файдалы итеп кулланган. Кайда нәрсә эшләп була, алар шуны эшли. Бер әйбер дә әрәм ителмәгән.
Әбиләр алып килгән тукымаларның ныгракларыннан носилкалар эшләдек. Бер апа алып килгән материалдан гына да 18 данә чыкты. Моның өчен тасма гына аласы булды. Аннан соң тагын 15не тектек. Юешләнми торган материалдан аптечкалар да кирәк булуын хәбәр иткәч, плащевкадан аны тектек. Кисеп бирдем дә, кызлар тектеләр. Барлыгы 240 данә чыкты.
Әбиләр алып килгән ефәк тукымалар гына калды, соңыннан аны мәктәпләргә бүлеп бирербез инде, хезмәт дәресләрендә кызлар тегәргә өйрәнерләр, – ди ул.
«Халык бик бердәм»
Гөлнара апа район халкының шундый бердәм булуына куанып бетә алмый.
Без бит шуның кадәр бердәм икән, үзебез дә белмәгәнбез моны, дип уйлап куям кайвакыт. Мондый эшләрне бер генә кеше башкарып чыга алмый. Районыбыз халкы бик бердәм, – ди ул.
Балтачлылар йокы капчыкларын Гөлнара апаның 3 бүлмәле фатирында тегә. Ул аның бер бүлмәсен эш өчен дип оештырган булса, хәзер инде өйнең һәр бүлмәсендә эш кайный. Гөлнара ханым минем белән сөйләшкән арада, «Хәерле иртә», – дип, эшләргә килүче кызларны да сәламләп өлгерде.
Бу бит барыбызга да кагылды, барыбызның да ишекләрен какты. Кем нәрсә белән булдыра алды, шуның белән булышты.
Моңа кадәр йокы капчыгы күргән әйберем түгел иде. Мин үзем сәхнә киемнәре тегәм. Районыбыз егетләре алып килеп күрсәттеләр, миңа бит аның нинди тукымадан ничек тегелә икәнен дә чамаларга, белергә кирәк. Кирәк әйберләр алырга дип, Казанга чыгып киттек. Тора-бара, тукыма, тегү өчен кирәк әйберләрне алырга акчалар җыеп җибәрә башладылар.
Эш иртәдән башлана. Аннары кемнең кайчан вакыты була, ул шунда килеп кушыла. Төнге ун-унберенчеләр киткәндә, мин аларны: «Бар, өйләрегезгә кайтыгыз, әле иртәгә дә эшлисе була», – дип куа башлыйм инде.
Миндә 3 кенә машина, шуңа күрә кызлар өйләренә алып китеп тә эшлиләр, тегәләр. Бик рәхмәтлемен аларга, барысына да! Күп еллар мех цехында эшләп, лаеклы ялга чыккан Рәйхана ападан да күп нәрсәгә өйрәндек. Без йокы капчыгын күрдек тә, шуның буенча эшли башладык. Рәйхана апа бөтенесен аңлап, уйлап, ничек эшләсәк җайлырак буласын: «Синтепон белән флисны бергә сырырга кирәк, плащевкасы аерым булсын», – дип, йокы капчыгы тегүнең нечкәлекләренә дә төшендерде. Монда килгән һәр кеше шушы зур эшкә үз өлешен кертә алды. Һәрберебез эшебезне җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз, – ди тегүче Гөлнара ханым.