Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбиләр чуагы: көзге бакчада башкарасы эшләр

news_top_970_100
Әбиләр чуагы: көзге бакчада башкарасы эшләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТР Гидрометеорология үзәге Татарстанга әбиләр чуагы килүе турында хәбәр итте. Бу – бакчаларны җыештырып, кышка әзерләү өчен кулай вакыт.

Быел сентябрь нормадан җылырак

Сентябрьдә Татарстанда зур антициклон йогынтысында болытсыз, җылы һава торышы урнашты. «Республикага әбиләр чуагы килде, күрше төбәкләрдә дә көннәр коры һәм җылы тора», – дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь. Димәк, көзге салкын яңгырлар башланганчы, кояшка туенып калырга берникадәр вакыт бар әле.

Синоптиклар сентябрьнең беренче яртысында һава торышы климатик нормадан ике градуска җылырак булуын теркәгән. Гомумән, антициклон хакимлек итү сәбәпле, көзнең беренче аенда температура режимы климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип фаразлана.

Фото: © Салават Камалетдинов

Агачлар игътибар таләп итә

Сентябрьдә бакчада башкарыласы эшләр турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәвәскәр бакчачы, Казанның «Отрада» бакчачылар һәм чәчәк үстерүчеләр клубы җитәкчесе Татьяна Водянова сөйләде.

Беренче эш итеп, ул бакчадагы агач һәм куакларны җентекләп күздән кичерергә, аларны корыган, сынган ботаклардан арындырырга киңәш итә. Шулай да бу эш белән мавыкмаска, мәсәлән, агачларга форма бирү өчен артык ботакларны яз җиткәч кенә кисәргә кирәк. Чөнки көзен көннәр кыскара, суыта, ә мондый шартларда киселгән яралар төзәлергә өлгермәскә мөмкин, дип аңлата бакчачы.

Сентябрьдә җимеш агачларын кышка әзерлиләр. Августта ашларга өлгермәгән булсагыз, хәзер дә соң түгел. Моның өчен агачның ябалдашы киңлегендәге җирне чүп үләннәрдән чистартып, тирән итмичә генә сәнәк белән казырга һәм шунда буразна сызып, комплекслы көзге минераль ашламалар (хәзер кибеттә төрлесе бар) салырга, өстенә су сибәргә кирәк. Ләкин кышка кергәндә агачка бу су гына җитми – аңа ничә яшь булса, төбенә шул кадәр чиләк су сибәләр.

Фото: © Владимир Васильев

Агач ботакларында мүк үсмиме?

Җимеш агачларының ботакларында соры яисә яшкелт төстәге мүк (лишайник) үскәнен күргәнегез бардыр. Алар күбәеп китсә, кайрыны черетергә, ботакны корытырга мөмкин. Татьяна Водянова андый урынны савыт-саба юганда файдаланыла торган тимер губка белән мүктән чистартырга киңәш итә. Шуннан соң ул урынны тимер купоросы эремәсе (10 литр суга 300 грамм исәбеннән) белән юып куярга.

Сентябрь азагы – октябрь башы агач кәүсәсен һәм эре ботакларны акбурлый торган вакыт. Кышка кергәнче акбурлап калдыру – яз көне агачны кояшта пешүдән саклый. Агачларны апрель-май айларында гына акбурлау соң була инде.

Фото: © Михаил Захаров

Куакларны чистартырга кирәк

Җимеш куаклары куе булып үсеп утырса, сентябрьдә карт ботакларын кисәргә була. Югыйсә, андый куаклар җимешне әз бирәчәк. Мәсәлән, зелпе (жимолость) куагын дүрт яшьтән өлкәнрәк ботаклардан арындыралар. Карлыган куакларының да дүрт яшьтән картрак һәм җиргә ятып үскән ботакларын кисеп ташлыйлар. Аннары куакларның төпләрен йомшартып, чүп үләненнән чистартып, ашлама һәм су сибәләр.

Кура җиләкләре куакларында да ике-өч яшь ботакны гына калдырырга була. Быел җимеш биргәннәрен, кыска һәм көчсез ботакларны исә төптән кисәргә кирәк. Соңыннан яхшылап су сибәргә. Ашлама кертүне (азотлы ашламалар) исә язга калдыру дөресрәк, чөнки куак бик тиз үсеп китәргә мөмкин, ә хәзер аңа кышка әзерләнергә кирәк.

Фото: © Абдул Фархан

Карлыган үстерүчеләргә 5 киңәш

1. Кара, кызыл һәм ак карлыган куакларындагы карт ботакларны көз көне кисәргә.
2. Өч яшьтән узган куак төбенә ел саен көз көне фосфор-калийлы минераль ашламалар кертергә (бер куакка – 10-13 килограмм черемә, 130 грамм суперфосфат, 40 грамм калий сульфаты).
3. Сентябрь азагында карлыганның тамырлары актив рәвештә үсә башлый. Бер куакка 30-50 литр су сибеп калдырырга.
4. Куак төбен 15 сантиметр тирәнлектә казып чыгарга, туфракны зарарсызландыру өчен марганцовкалы эремә (10 литр суга – 3 грамм) белән эшкәртергә.
5. Авырулардан кисәтү өчен куакка бакыр купоросының 1 процентлы эремәсен сиптерергә (10 литр суга – 50-100 грамм).

Фото: © Владимир Васильев

Түтәлләрне көздән чистартып калдыралар

Бакча җиләге һава температурасы +8 градустан төшмичә үсүен дәвам итә. Татьяна Водянова сентябрьдә җиләкнең бөтен иске яфракларын кисәргә һәм, гомумән, чирле төпләрне казып алып ташларга киңәш итә. Алар урынына мыеклардан үскән яңа куаклар утыртырга була: сентябрь-октябрьдә тамырланырга өлгерәчәкләр әле. Көз көне җиләк төпләренә ашлама буларак көл сибәләр.

Сентябрь азагы – октябрь башында кишер һәм кызыл чөгендер уңышын җыясы булачак. Алардан соң, гадәттә, түтәлләрне казып, чүп үләннәреннән чистартып, черемә, тирес кертәләр.

Сентябрь – лалә, нарцисс кебек суганлы чәчәкләрне киредән түтәлгә утыртып калдырыр вакыт.

Фото: © Михаил Захаров

Тычканнан ничек котылырга?

Көз көне тычканнарга каршы көрәшкә әзерләнү турында да онытырга ярамый. Татьяна Водянова бакчада агулар куймый, чөнки песиләр, керпеләрнең агулану куркынычы бар. Тычканнарны көчле исле матдәләр ярдәмендә куркыту булыша. Бу уңайдан дегет яки ветеринариядә хайваннарны, кош-кортны бет һәм талпаннардан дәвалый торган креолин матдәсе ярап куя. Мәсәлән, мамыклы «колак таякчыкларын» шушы матдәләргә манып, тычкан зыян китерергә мөмкин түтәлләр тирәсенә җиргә кадап куялар.

Әгәр тычканнар куак ботакларын һәм агач кәүсәсен кимерер дип курыксагыз, иске ботак кисәкләрен шул матдәләргә манып, агач төбенә ташлагыз. Агачларны акбурлаганда да өстәп җибәрсәң була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100