Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әбием кашыктан ашатты»: Балкон җимерелеп инвалид калган кызга ярдәм тарихы

Луганск өлкәсеннән Дарья Алпатованың бөтен язмышын үзгәртүче вакыйга була – ул балкон белән ишелеп төшеп, инвалид кала. Менә инде күп еллар ул җәмгыятькә кире кайту өчен көрәшә. Чаллыда эшләүче «Капелька» хәйрия фонды әлеге кыю кызга ярдәм кулы суза.

news_top_970_100
«Әбием кашыктан ашатты»: Балкон җимерелеп инвалид калган кызга ярдәм тарихы
Фото: Дарья Алпатованың шәхси архивыннан

«Мин борыла да, кулымны күтәрә дә алмадым»

28 яшьлек Дарья Алпатова – Луганск өлкәсенең Северный бистәсеннән. Ул ятим. Үзен хәтерләгәннән бирле әбисе һәм сеңлесе белән яшәгән. 11нче сыйныфтан соң Дарья Луганскига күченеп килә, анда институтка укырга керә – тегү производствосында инженер-технолог булырга җыена. 2014 елда, Луганск өлкәсендә сугыш хәрәкәтләре башлангач, алар апалы-сеңелле Россиягә киләләр. Дарья – Свердловск өлкәсенең Реже шәһәренә, ә аның сеңлесе Юлия Чаллыга килеп эләгә.

– Реже шәһәрендә официант, бармен, суши-пешекче булып эшләдем. Аннары сеңлем янына, Чаллыга күчендем. Ул вакытта Луганск өлкәсендә вазгыять бераз тынычланган иде. Һәм мин укуымны тәмамлар өчен кайтырга булдым, – дип искә ала Дарья.

Кыз ярты ел белгечлеге буенча укый, шуннан соң аның белән фаҗига була.

– Безнең торак фонды авария хәлендә иде. Ләкин мин аяк астыгыбыздагы балкон җимерелер дип уйламадым да. Икенче каттан егылып төшкәч, мин җимереклекләр астында калдым. Җәрәхәтләр алдым, шул исәптән умыртка баганам зыян күрде. Соңрак билгеле булганча, операцияне вакытында ясаган булсалар, җәрәхәт нәтиҗәләре бу кадәр зыянлы булмаган да булыр иде.

– Миңа операцияне әлеге фаҗигадан соң 2 атна узгач кына ясадылар, – дип сөйли кыз.

Фото: © Дарья Алпатованың шәхси архивыннан

1 айдан соң Дарьяны хастаханәдән чыгаралар, ул вакытта ул инде эшкә сәләтсез була.

–- Ятып кына тордым. Борыла да, кулымны күтәрә дә алмадым. Әбием мине кашыктан ашатты, – дип сөйли ул.

Шул ук вакытта, тирә-юньдә сугыш хәрәкәтләре дәвам итә, авыруга ярдәм күрсәтелми. 1 ел шулай үтә. Шуннан соң бөер инфекциясе аркасында, югары температура белән, Дарьяны кабат хастаханәгә алып китәләр. Хастаханәдән чыккач, Дарьяның туган апасы инициативаны үз кулына ала.

– Туган апам Карелиядә яши. Ул мине реабилитациягә кертү өчен хәйрия фондын эзли башлады. Тапты да. Шул вакытта мин беренче тапкыр Мәскәүгә килдем, анда дәвалану курсы үттем. Реабилитация миңа бик булышты. Мин утыра башладым – корсетымны салдым. Һәм гомумән, күп яктан мөстәкыйль булдым. Ашарга пешерә, керләр юа, киенеп-чишенә, хәтта аяк киемнәремне кия ала башладым. Фикерләрем дә уңай якка үзгәрде. Элек миңа: «Даша, әйдә кроссовкилар сатып алабыз», – дисәләр, «Нигә алар миңа, мин бит йөрмим», – дип җавап бирә идем. Хәзер мин икенче төрле уйлый башладым. Реабилитацияне дәвам итү өчен барлык хәйрия фондларына яза башладым. Шуның ярдәмендә инвалид коляскасы алдым, – ди Алпатова.

Тормышым яңа төсмерләр алды.

– Мин өйдән чыгып кына калмыйча, ярты елга бер тапкыр Чаллыга апам янына бара ала башладым. Коляскада поездга, таксига утырам. Моннан тыш, күбрәк аралаша башладым, – ди Дарья.

Шуннан соң 4 ел тынлык була. Ул реабилитацияләргә бармый. Дарья хәйрия фондларына мөрәҗәгатен дәвам итә, ләкин аңа уңай җавап бирмиләр.

– Бәлки, мин Россия гражданины булмаганга күрәдер, бөтен җирдә чират булгангадыр, – дип уйлый Алпатова.

Фото: © Дарья Алпатованың шәхси архивыннан

Иң соңгы итеп, ул Чаллының «Капелька» фондына яза. Кыз үз колакларына ышанмый, Дарьяга аның исеменә акча җыю ачылуын хәбәр итәләр. Фонд Түбән Новгородтагы «Янтарь» реабилитация үзәгендә дәвалану курсына акча җыюга ирешә.

– Анда мине «ходунки»га бастырдылар, мин, күп еллар утырганнан соң, беренче адымнарымны ясый алдым! Мин шуышып бара, өлешчә бер аякта басып тора алам – әлбәттә, берәр нәрсәгә таянып. Элек бу мөмкин түгел дип уйлый идем! Курс тәмамланганнан соң, реабилитологлар белән аралашуыбыз тукталмады, миңа өй эшләре бирделәр, аларны үтим һәм хәлемнең яхшыруын тоям, – ди кыз.

Дарья Россия гражданлыгын ала, Чаллыга апасы янына күченә.

– Апамның Чаллыда барысы да яхшы – эше бар, улына 4 яшь, ипотекага фатир алды. Минем үз бүлмәм булачак. Миңа 3 ай саен кыска вакытлы реабилитация курслары ясалачак, мин моңа бик шат. Мәшгульлек үзәгенә барырга, ниндидер белгечлеккә укырга һәм эшли башларга җыенам, – дип планнары белән уртаклаша кыз.

Фото: © Дарья Алпатованың шәхси архивыннан

Дарья, шулай ук, мускулларны ныгыта торган күнегүләр ясар өчен шар турында хыяллануын әйтә.

«Капелька» өчен читләр кайгысы юк

«Челнинские известия» «Капелька» хәйрия фонды җитәкчесе Рамазан Исаев белән элемтәгә кереп, фондның ни өчен Дарья Алпатовага ярдәм итәргә алынуын белеште, чөнки «Капелька»да мөрәҗәгатьләр җитәрлек.

– «Капелька» хәйрия фонды 2016 елдан бирле эшли. Безнең девиз: «Без еш кына «диңгездә тамчы гына» дип әйтергә яратабыз, ләкин тамчылар берләшкәндә, алар күп нәрсәгә сәләтле диңгезгә әверелә». Бу принцип буенча без күп балалыларга, ятимнәргә, инвалидларга, авыр тормыш хәлендә калган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәбез. Мәсәлән, йортлары янган, авариягә эләккән, ашыгыч операция кирәк булганнарга. Мөрәҗәгатьләр чыннан да күп. Шуңа күрә без гариза бирүчеләрнең тормыш шартларын җентекләп тикшерәбез. Моның өчен безнең инспекторлар алар янына бара, – дип сөйләде фонд башлыгы.

«Капелька» өчен читләр кайгысы юк. Төркиядә җир тетрәгәннән соң да фонд зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә үз өлешен керткән. Изге Рамазан аенда мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәткән, ифтарлар оештыру белән шөгыльләнгән, даими рәвештә картлар өчен интернат-йортка, «Перекресток» социаль адаптация үзәгенә ярдәм итеп тора.

Фото: © Дарья Алпатованың шәхси архивыннан

– Дарьяның язмышыннан да читтә кала алмадык. Кыз бер мизгел эчендә сәламәтлеген югалта. Шул ук вакытта ул төшенкелеккә бирелми. Дарья үз хәлен яхшырту өчен бик тырыша һәм уңышлары да бар. Аның җәмгыятькә кайту омтылышы шатландыра. Реабилитация курслары аңа чынлап та ярдәм итә. Әлбәттә, без аның авыр шартлар булган төбәктән килүен дә исәпкә алдык, монда аның бер апасы бар. Аңа чыннан да ярдәм кирәк. Без ярдәм күрсәтүебезгә шатбыз, – диде Исаев.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Эльвира Мөхәммәтдинова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100