16 майда Бөгелмәнең Дмитрий Фурманов тыкрыгындагы 1нче йортта янгын чыккан. Янгында 71 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Бүрәнәдән ясалган агач йорт тулысынча янып беткән. Бу янгында 71 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.
«Кызганычка, минем әбием — әтиемнең әнисе һәлак булды. Абый исә бөтенләй йортсыз, документсыз һәм киемсез калды», – дип сөйләгән һәлак булган хатын-кызның туганы.