Әбиегездән калган чигүле намазлыкны Казан Кремле музеенда күрсәтә аласыз
Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музее «Татар-намазлыгы» проектын игълан итә. Әби-бабалардан сакланып калган чигүле намазлыкларны сентябрь аенда ачылачак күргәзмәгә тапшырырга мөмкин. Күргәзмә тәмамланганнан соң, намазлыклар кире кайтарылачак. Бу турыда «Интертат»ка «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мөселманнарның биш вакыт намазы, кагыйдә буенча, чиста урында укылырга тиеш – бу урын татар өендә шартлы рәвештә намазлык белән билгеләнгән. Намазлыкларга әби-бабайларыбызның догалар җылысы сеңгән, аларда милли кодыбыз саклана. Ул элек-электән намаз укуның аерылгысыз атрибуты һәм татар өенең бер бизәге булып хезмәт иткән. Алай гына да түгел, намазлык кәләш бирнәсенең бер өлеше булган, кәләш аны үз куллары белән чигеп, сөйгән ярының өенә алып килгән.
Татар намазлыгы – тукымадан тегелгән, гыйбадәт кылу өчен кулланыла торган чигүле кечкенә келәм. Аның кабатланмас үзенчәлеге: бизәлешендә кыр һәм бакча чәчәкләре, җиләк, башак өстенлек итә һәм купшы төсләр палитрасы кулланыла. Намазлыкның урта өлеше арка рәвешендә билгеләнә һәм ул буш кала. Арка үзе мәчеттәге михраб итеп тә, оҗмах капкасы итеп тә күзаллана, ә аның өч ягына купшы чәчәк таҗлары (оҗмах бакчасы) чигелә, шома, тамбурлы чигү ысуллары кулланыла.
Фото: © Казан Кремле музее матбугат хезмәте
«Намазлыклар – буыннар бәйләнешен саклаучы кадерле гаилә ядкаре. Ләкин бүгенге көндә бездә Иран, Төркия, Гарәп илләреннән кайтарылган намазлыклар киң кулланылышта йөри. Шул уңайдан Ислам мәдәнияте музее «Татар намазлыгы» күргәзмә-проектын тәкъдим итеп җәмгыятьнең игътибарын нәкъ менә үзебезнең әби-бабайлар мирасы булып сакланып калган, үзебезнең җирлектә эшләнгән һәм кулланылган татар намазлыкларына юнәлтергә тели.
Максатыбыз – республикада һәм чит төбәкләрдә яшәүче гаиләләрдә сакланып калган намазлыкларны барлап, дөньяга күрсәтү, гаилә ядкарьләрен саклаучы гаиләләр белән элемтәгә чыгып, тарихларын барлау; татар намазлыгы сәнгатенә игътибарны җәлеп итү, тарихи кыйммәткә ия булуын ассызыклау. Бу хезмәтнең нәтиҗәсе итеп «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы» күргәзмәсен булдыру», дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матубгат хезмәте.
Күргәзмәгә намазлык тапшыручы гаиләләр Ислам мәдәнияте музеена түләүсез керергә рөхсәт бируче сертификат алачак.
- Намазлыкларны тапшырырга теләүчеләр +7 (843) 567-81-52, +7 937 589-67-62 телефон номерлары буенча шалтыратып тулырак мәгълүмат белә ала.