news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әби в тренде»: Фирдүс Тямаев концертына көч-дәрте ташып торган әби килгән

news_top
«Әби в тренде»: Фирдүс Тямаев концертына көч-дәрте ташып торган әби килгән
Фото: Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Фирдүс Тямаев концертына үзе кебек үк адреналины ташып торган бер әби килгән. Матур итеп татарча яулык бәйләгән бу әби урынында гына утырып тора алмый. Дәртле көйләр ишетелүгә торып басып, рәхәтләнеп, башкаларга кушылып бии башлый.

«Әби в тренде», – дип яза җырчы, мөлаем әбекәйне үзенең социаль челтәрләренә куеп һәм шуның белән язылучыларының кәефен күтәреп.

«Тямаевны әбиләр дә, бәбиләр дә ярата», «И, бигрәк мөлаем нәнәйкә бу. Сәламәтлек телибез бу әбекәйгә»;

«Миңа да шушы яшькә җитеп, Тямаев концертында шулай биеп йөрисе иде», «Яулыкны бигрәк матур бәйләгән, элеккечә», «Әбекәй яшьлеген искә төшерә. Дискотекаларда шулай биеп йөргәндер», – дип язалар җырчының дуслары видеоны карагач.

Әбекәйнең кулларын бик күңелле итеп болгавын искәртеп, алып баручы Газинур Фәйзуллин: «Бу әби бөтенесен дә өшкерә, ахры», – дип тә язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар