Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әби кеше яңа туган сәламәт оныгын бәдрәфкә ташлый, каны агып яткан кызын үләргә калдыра

news_top_970_100
Әби кеше яңа туган сәламәт оныгын бәдрәфкә ташлый, каны агып яткан кызын үләргә калдыра
https://pixabay.com/

Славянск-на-Кубани шәһәрендә 2021 елның сентябрьдә фаҗига була. Биредә 15 яшьлек Ирина (исеме үзгәртелә) һәм аның яңа туган сабые һәлак була. Яңа туган оныгын үтергән һәм үлеп бара торган кызын ташлаган әни кешене быел 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда «Комсомольская правда» Тикшерү комитетына сылтама белән яза.

Ирина 40 яшьлек әнисе һәм абыйсы белән бергә яши. Ул чакта кыз Славянск электротехник техникумына укырга керә, 1 ай чамасы укыгач, ул, авырлы булу сәбәпле, дәрескә йөрми башлый.

Булачак әби бу хәбәргә бер дә сөенми. Ул баладан котылырга карар кыла. Ләкин табибларга мөрәҗәгать итми. Үсмер кызның баласы төшсен өчен, анасы махсус препаратлар кадаган, дигән имеш-мимешләр дә була. Хатын кызының корсагын кысып бәйли, кешедән яшерү өчен тырыша.

23 сентябрьгә каршы төндә үсмер бала тудыра башлый. Ирина сәламәт кыз бала тудыра, ләкин нарасыйны әбисе үтерергә карар кыла һәм урамдагы бәдрәфкә илтеп ташлый.

Әби кеше оныгыннан котылгач, әле яңа гына бала тудырган кызын ташлап, башка шәһәргә китеп бара. Ул кызының каны агуын белгән килеш, ярдәм итми, табиблар да чакырмый.

Берничә көн узгач, 15 яшьлек Ирина кан агудан үлә. Аны кунакка килгән иптәш кызы таба.

Мәетне яргач, мәрхүмнең күптән түгел генә бала табуы билгеле була. Әни кеше башта моны кире кага, тик аннары барысы да ачыкланып бетә – яңа туган сабыйның мәете дә табыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 декабрь 2022
    Исемсез
    Эллэ нинди вэхшилэр бар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100