news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әби кеше ут капкан өйдән дүрт оныгын алып чыккан

news_top
Әби кеше ут капкан өйдән дүрт оныгын алып чыккан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Тамбов шәһәрендә 27 апрельдә бер фатирда янгын чыга. Биредә әби кеше дүрт оныгын уттан коткара. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, вакыйга шәһәрнең төньягында була. Бу фатирда әби кеше һәм аның алты оныгы яши. Фаҗига көнендә ике сабый балалар бакчасында була, тагын дүрт оныгының гомерен әби кеше саклап калу җаен таба. 

Әби иң кече оныгын алырга дип ут эченә кергәндә, фатирны төтен баскан була инде. Әби баланы алып чыга, үзе төтенгә буыла башлый. Аңа табиблар ярдәм күрсәтә.

Янгын учагы балалар бүлмәсендә икәне ачыклана. 10 квадрат метр мәйдандагы утны тиз арада сүндереп бетерәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар