Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әби кеше өйдәге тәрәзә тоткаларын алып куйган һәм өч оныгын тереләй яндырып үтергән

news_top_970_100
Әби кеше өйдәге тәрәзә тоткаларын алып куйган һәм өч оныгын тереләй яндырып үтергән
https://oren.sledcom.ru/

2020 елның декабрендә Оренбург өлкәсендә коточкыч фаҗига була. Новотроицк шәһәрендә көндезге янгында әбиләренең өендә өч сабый – 2, 4 һәм 6 яшьлек малайлар янып үлә, аларның 29 яшьлек анасы бик нык пешә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, сабыйларның янгыннан котылу мөмкинлеге булмый. Өй хуҗасы – сабыйларның үз әбиләре – балалар чыга алмасын өчен барысын да эшли.

Өйдәге тәрәзәләрнең тоткалары алып куелган. Аларны ремонт вакытында сүтеп алып торганнар – имеш, сабыйлар чыгып китмәсен, тоткаларны верандада саклаганнар. Янгын да нәкъ менә шушы верандада кыска ялганыштан соң башланган.

Бу – беренче очрак булмый, моңа кадәр өйдә кимендә ике тапкыр кыска ялганыш була инде. Әби кеше барысын да үзе төзәткәли, куркынычсызлык кагыйдәләрен дә исәпкә алмый. Аннары озынайткычлар һәм электр җиһазлары тоташтырып куя, аларның үткәргечләре дә ватык була.

2 декабрь иртәсендә әби электр җиһазларын тоташтыра һәм ишекне тыштан бикләп китеп бара.

Өстәвенә әби кеше өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланмаларны да сүтеп алган. Бу җайланмаларны 2016 һәм 2018 елларда Новотроицк хакимияте куеп киткән булган.

Шулай итеп әбинең кызы – өч бала анасы – янгын башланганын да вакытында ишетми кала. Ул төтен исен сизгәндә балалары белән бергә ут тоткынлыгында була инде. Урамга чыгу юлында веранда яна, бөтен тәрәзәләр бикле, тоткалары да юк. Сабыйлар төтен исе белән агуланып үлгән.

Тикшерүчеләр 52 яшьлек хатынны оныклары үлемендә гаепле дип тапканнар. Тик ул үзе гаебен танымый. Суд бу хатынны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100