Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әби һәм аның ике оныгы янгында һәлак булган

news_top_970_100
Әби һәм аның ике оныгы янгында һәлак булган
https://sverdlovsk.sledcom.ru

Уралда янгында әби кеше һәм аның 2 оныгы – кыз балалар һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

62 яшьлек хатын-кыз, 3 һәм 6 яшьлек ике кыз бала фаҗига корбаны була. Җинаять эше ачылган. Экспертизалар билгеләнгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткән.

«Мәрхүмнәрнең мәетләрендә көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмады. Якынча версия буенча, алар яну продуктлары белән агуланган, янгын сәбәбе – ут белән саксыз эш итү», – дигәннәр ведомствода.

Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых сүзләренчә, мәетләрне дүрт бүлмәле фатирда тапканнар, фатир торак йортның икенче катында урнашкан.

«Якынча белешмә буенча, алар ис газы белән агуланган. Аларның яше ачыкланды. Бу – бертуган ике кыз – 3 һәм 6 яшьлекләр. Икесе дә балалар бакчасына йөргән. Аларның 62 яшьлек әбисе дщ төтен белән агуланып үлгән», – ди Горелых.

Фаҗига вакытында балаларның анасы өйдә булмаган, әтиләре алар белән яшәми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100