Миңа нибары 40 яшь, һәм узган җәйдә оныгым туды. Бердәнбер кызым белән низаг килеп чыкты – аның фикеренчә, мин оныгым белән утырырга тиеш.
Кызымны тапканда миңа 20 яшь тә тулмаган иде әле. Ирем эчте, башка хатын-кызлар белән чуалды, гаилә тормышыбыз нибары 2 елга гына сузылды. Миңа бик авыр булды, әмма бирешмәскә, елап-сыктап утырмаска, ә бернигә карамастан алга барырга тырыштым. Әти-әнием авылда яшәде, шуңа күрә кызымны тәрбияләүдә миңа ярдәм итәргә мөмкинлекләре булмады. Кызымны кем белән генә калдырмый идем инде. Бер әбидә бүлмә «снимать» итеп яшәдем, бик мәрхәмәтле, киң күңелле карчык иде ул, кызымны карашты. Соңрак, бераз мантыгач, аерым фатир «снимать» итә алдым, кызымны карарга студент кызлар да яллаштырдым, кыскасы, булдыра алганча тырыштым.
Кызым мәктәптә укый башлагач, ялгыз гына бала тәрбияләүче күрше хатыны белән берләшеп, алмаш-тилмәш мәктәпкә илтеп куеп, барып алып йөрдек. Бишенче сыйныфтан кызым тулысынча мөстәкыйль балага әйләнде, бөтен җиргә үзе йөрде. Мин әзрәк иркен сулап куйдым һәм яңа көч белән карьера төзергә омтылдым. 1-2 елдан «долевой» төзелешкә кердем, ниһаять, 1 ел дигәндә, 2 бүлмәле фатирлы булдык. Тормыш әкрен генә җайлана башлады.
Бу вакытлар эчендә очрашкан ир-атларым булды, тик беренче уңышсыз тәҗрибәмне исәпкә алып, гаилә корырга ашыкмадым. Очрашып йөрү, ир-аттан ярдәмне читтән генә алу миңа яхшырак булды. Ирләр белән чытлыклануга һәм мөнәсәбәтләр коруга караганда, күп эшләү ныграк ошый иде миңа.
Еллар күз ачып йомганчы узды да китте, тик мин үземне бер дә карт хис итмим. Кызым университетка укырга керде һәм 1нче курста ук кияүгә чыкты.
«Син минем язмышны кабатлыйсың кебек, кызым. Нигә шулай иртә кияүгә чыгарга?» – дип ачуландым.
Тик кызымның фикере какшамас иде. Туйлар уздырдык, алар кодалар алып биргән фатирга күченде. Ә мин фатирга җиһазлар, техника алырга булыштым һәм машина бүләк иттем.
Озак та узмады, кызым малай тапты. Мөмкинлегем булганча ярдәм иттем, тик мин атнага 5 көн эшлим, кайвакыт ялларда да эшләргә туры килә, шуңа күрә аларга еш бара алмыйм.
«Әни, сиңа эшеңнән китәргә кирәк инде, мин баланы үзем генә карап өлгермим. Укудан академ ял алырга теләмим, юкса 1 елым әрәм булачак. Ирем белән киңәштек тә, бу – иң яхшы юл, дип уйлаштык», – диде.
Ул кичтә бик талаштык. Башта алай эшли алмавымны әйбәтләп кенә, тавыш күтәрми генә аңлатырга тырыштым. Ә кода белән кодагый район җирлегендә яши, шәһәргә күченергә җыенмыйлар. Аларга шунда уңайлы.
«Мин бит синнән оныгың белән гомер буе утырырга кушмыйм, нибары берничә ел бит ул. Нәрсә югалтасың соң син? Ә мин яши генә башладым бит әле!» – дип кычкырды миңа кызым.
Ягъни, кызым минем инде бөтен гомерем узган һәм минем тормышта бердәнбер шатлыгым оныгым булырга тиеш дип саный. Кызым өчен мин инде карт әби, янәсе, миңем аягым белән бала коляскасы селкетеп, көнбагыш чиртеп, подъезд төбендә генә утырырлыгым бар.
Җен ачуларым чыга, уйларымны ничек тәртипкә салырга да белмим. Ничек башына шундый уй килгәндер, аңламыйм. Мин бервакытта да өй «тавыгы» булмадым, ә ул монда мәсьәләне кабыргасы белән генә куйды – яки мин оныгымны карыйм һәм алар белән аралашам, яки бөтенләй алар турында онытырга туры киләчәк.
Кызым бераз булса да суыныр һәм уртак тел табарбыз дип өметләнәм. Кызыма няня ялларга да тәкъдим итеп карадым, тик ул чит кешегә ышанмый. Нәрсә эшләргә? Барысына да төкереп, өйдә утырыргамы әллә?