Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әби белән бабай оныкларын сигез ел буена урамга чыгармаган

news_top_970_100
Әби белән бабай оныкларын сигез ел буена урамга чыгармаган
https://pixabay.com/

Германиядә пенисонер ир белән хатын онык кызларын 8 ел буе бик астында тоткан. Бу турыда The Guardian басмасына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Якынча белешмә буенча, кыз балага 6 ай булган чакта, әнисе әтисенә язу язып калдыра – ул кызы белән бергә Италиягә китәргә җыенуын хәбәр итә.

2015 елның сентябрендә кызның атасы баласы белән хатынын Аттендорнда күрә һәм бу турында опека органнарына хәбәр итә. Опека хезмәткәрләре хатынның әтисе белән әнисеннән сораштыра. Ләкин алары кызлары белән оныклары Германиядән китте дип әйтә.

Берничә ел дәвамында хокук саклаучылар кыз баланы эзләргә тырыша, ләкин аның эзенә быел гына төшәләр. Бала беркайчан да ФРГдан чыгып китмәве ачыклана, ул үзенең әбисе белән бабасында яши. Алар баланы бик астында тота һәм өйдән чыгармый диярлек.

Баланың гәүдәсендә көч куллану билгеләре булмый, ләкин ул физик яктан начар үсеш алган, баскычтан да менәргә сәләтле түгел.

Баланың анасын, әбисен һәм бабасын кеше иреген законсыз чикләү һәм бала белән начар мөгамәлә өчен гаеплиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100