Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абхазиянең экс-президенты үз теләге белән отставкага китте

Рауль Хаджимба әйтүенчә, бу адымга барырга килеп туган вәзгыять этәргеч биргән.

news_top_970_100
Абхазиянең экс-президенты үз теләге белән отставкага китте
https://www.kp.ru/online/news/3731686/?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fyandex.ru%2Fnews

Абхазиянең элекке президенты Рауль Хаджимба отставкага китү карарын үзе кабул иткән һәм моңа аны бер кем дә мәҗбүр итмәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» газетасы хәбәр итә.

«Миңа килеп туган вәзгыятьтән тыш, бер кем дә басым ясамады. Мин бу карарны мөстәкыйль рәвештә үзем кабул иттем», — ди ул.

Абхазиянең экс-лидеры әйтүенчә, ул ил эчендәге каршылыкларга дөрес бәя бирә алган. Якыннарыңның, туганнарыңның, дусларыңның һәм илдәге гражданнарның «каны коелырга» торганда, «бернинди тәхет тә» аларның исәнлеген алыштыра алмый, ди ул.

«Иң мөһиме — мин беркая да качып китмәдем, мин үземнең халкым белән», — дип ассызыклый элекке башлык.

2014 елдан бирле Абхазия белән идарә итүче Хаджимба, 12 гыйнвар көнне парламент үтенече буенча вазифасыннан китү турында гариза язды. Аңа кадәр, 9 гыйнвар көне оппозиция тарафдарлары президент Администрациясен штурм белән алды. «Комсомольская правда» газетасы язганча, Абхазия президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп парламент республика премьер-министры Валерия Бганбуны сайлап куйды.

Президент сайлауларының төгәл датасы итеп 22 март билгеләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100