Башкортстанда гигант җәен балыгы баланы су төбенә алып төшеп китә язган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Елга су кереп, эсседән котылырга теләгән бала чак кына исән калган. Вакыйга Абдулла авылында Ай елгасында була. Су коенучы бала янына җәен балыгы йөзеп килә, баланың аяк табаныннан эләктерә һәм су төбенә сөйри башлый.
«Халык күп, моторлы көймәләр йөзә. Шулар борчыгандыр инде, сак булыгыз», – дип сөйләгән малайның абыйсы.
Бәхеткә, үсмер малай җәеннән котыла алган, аннары яр буена йөзеп чыккан. Аның аягында балык тешләгән урын бар.
Әлеге хәлдән соң социаль челтәр кулланучылар ике төркемгә бүленгән. Берәүләр җәенне тотар өчен җыелмакчы, икенчеләр башка беркайчан суга кермәскә карар кылган, диелә хәбәрдә.