Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Абау, нәрсә бу, үзеңне нишләттең, дип әйттем": иреннәрен күперткән, кашларын калынайткан кызлар турында егетләр ни уйлый

Заманалар үзгәреп тора һәм матурлык индустриясе дә алга атлый. Заманча технологияләр хәзер кешенең тышкы кыяфәтенә яңалык өстәү мөмкинлеге тудыра. Пластик операцияләр ясату, ясалма күкрәк һәм кабартылган иреннәр белән йөрү табигый хәлгә әверелеп бара. Кайда чын матурлык, кайда ясалма – аеру да авыр хәтта. Ерак барасы юк. Татар эстрадасында да “кабартылган” артистлар байтак. “Матурлык корбаннар таләп итә”, – дибез. Тик ир-атлар мондый корбан итүне аңлый микән соң? 

news_top_970_100
"Абау, нәрсә бу, үзеңне нишләттең, дип әйттем": иреннәрен күперткән, кашларын калынайткан кызлар турында егетләр ни уйлый
Нечкә иренне калын, бәләкәй күкрәкләрен зур итәргә теләүче хатын-кызлар артканнан-арта. Тик ир-атларның күбесе моны хупламый икән. Безнең сораштыру моны раслады. 

Айваз Садыров: “Ир-атларны болай алдауга мин каршы!”

- Минемчә, пластик операцияләр ярдәмендә булдырылган ясалма матурлык - ул алдау. Ир-атларны шул рәвешле алдауга мин каршы, андый күренешне кабул итә алмыйм. Тик әлеге мәсьәләнең икенче ягы да булырга мөмкин, бер яктан гына фикер йөртергә ярамый. Мәсәлән, юл фаҗигасе нәтиҗәсендә тышкы кыяфәттә ниндидер кимчелекләр, җәрәхәтләр күзәтелгән очрак булырга мөмкин. Билгеле, әлеге хәлдән чыгу өчен пластик операция ярдәмгә килә. Тумыштан килгән яки яшәү барышында барлыкка килгән тышкы кыяфәттәге кимчелекне бетерер өчен, дин күзлегеннән караганда да, пластик операция рөхсәт ителә. Тик ирен күпертү, күкрәк үстерүгә мин кискен рәвештә каршы, - диде "Татар радиосы" баш мөхәррире Айваз Садыров.



- Чын һәм ясалма матурлык аерыла бит ул, шәхсән мин аера алам. Танышларым арасында йөз-кыяфәтен үзгәртү өчен пластик операция ясатучылар бар, андый кызларны беләм. Бу үзенә күрә яшьлекне озайту чарасы булып санала торгандыр, тора-бара заманасы бөтенләй шул якка үзгәрер әле. Ул ничектер гадәти күренеш була башлар, тик әлегә мин кызларның бу адымын аңлап җиткермим.

Зөлфәт Зиннуров: “Хатыным косметолог яныннан танымаслык булып кайтты”

- Әлбәттә, мин ясалма матурлыкка каршы. Беркөнне хатыным косметологка барган. Өйгә бөтенләй башка кеше булып кайтып керде. “Абау, нәрсә бу? Үзеңне нишләттең?” – дип сорадым аннан. “Ошамый мени?” – дип аптырап калды ул. Мин ничек бар шулай, турысын бәреп әйттем. “Кит инде, бөтенләй килешми сиңа”, – дим. Кашын буяткан булып чыкты ул. Бөтенләй башка төрле кеше инде, танып булмаслык, - дип сөйләде шоумен Зөлфәт Зиннуров. 


- Күпертелгән иреннәр ошамый гына түгел, ә ачуымны чыгара минем. Кашлар буятуга шулай ук каршы торам. Кайвакыт хатыным янына дус кызы килә, менә шунда артыгын бизәнеп җибәрә. Икесе юыну бүлмәсенә кереп китәләр һәм бизәнеп чыгалар. “Әнә, самурайлар чыкты”, - дип без дус егет белән көләбез инде. Кашларын хна белән буяп мәш киләләр. Бернәрсә дә эшләтеп булмый инде, аларны да аңларга була. Заманасы шундый бит аның. Калган хатын-кызлар шулай буянып йөргәндә, башкалар да шундый ук матурлыкка омтыла. 

Хәзерге вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында пластик операциянең нинди генә төрләрен күрсәтмиләр. Артык ябык булуны матурлык диләр, шуның өчен хатын-кызлар үзләрен интектерәләр дә инде. Алар кебек булырга телиләр, ач торалар. Әллә нинди коктейль, дарулар эчәләр. Аның бит әле куркыныч яклары да бар. 

Күп кенә хатын-кызлар күкрәк ямьсезләнә дип балаларын ана сөтеннән мәхрүм итә, имезми башлый. Монысы бөтенләй юләрлек. Шуның өчен гүзәл затларга бераз уйланырга киңәш итәр идем. Бу адымга алар күп очракта ир-атларга ошарга тырышу өчен түгел, бер-берсеннән калышмас өчен бара. Дус кызларын көнләштерү өчен пластик операция эшләтәләр. Кызлар, азрак кына ир-атлар хакында уйлагыз инде! Нәрсәгә кирәк соң ул? “Кеше куян куа диеп, син дә куян ку тагын”, – дисәк кенә инде. Кирәкми, күпчелек ир-атлар гадилек яклы, - дип аңлатты Зиннуров.

Ризат Рамазанов: “Зинира иреннәрен күпертергә теләде”

- Әлбәттә, чын һәм табигый матурлык күпкә яхшырак. Ясалма ирен һәм күкрәк белән йөргән хатын-кызларны аңламыйм. Аллаһы Тәгалә биргән матурлыкка риза булырга кирәк, - дип саный җырчы Ризат Рамазанов.  



- “Зинираның ирене күпертелгән”, дип сөйләүчеләр булды, андый гайбәтләр үзебезгә дә килеп иреште. Дөрес сүз түгел. Яшермим, берара Зинира иреннәрен күпертергә теләде үзе. “Күпертеп карыйм әле?” – дип миннән сорады. Шунда ук кискен рәвештә каршы килдем, андый әйберне бөтенләй өнәмим. Зинира мине ишетте һәм бу хакта бүтән сүз кузгатмады. 

Зинираның керфекләре ясалган, анысын кабул итәм. Һәрбер концерт алдыннан күзләрне буяп утырып булмый бит. Буяган саен зыян килә, алар коела башлый. Аннан соң ашыккан вакытлар да була. Тик пластик операция ясату артык. Хатын-кызларның ни өчен әлеге адымга баруы аңлашылмый. Тагын да матур булырга телиләр микән, әллә заманасы шуны таләп итә... Билгесез. Ике төрле карыйм бу мәсьәләгә. Яхшы дип тә, начар дип тә әйтә алмыйм, - диде ул.  

Илназ Гарипов: “Пластик операция ясаткан кызлар белән җитди мөнәсәбәтләр була алмый”

- Мөселман кызларына пластик операция ярәмендә йөз-кыяфәтләрен үзгәртү килешми. Шунысы билгеле, тырнак буялган очракта госел һәм тәһарәт дөрес түгел. Лак аша су үтмәгәнлектән, бу очракта тәһарәт тулы булмый, болай укылган намаз да кабул ителми дигән сүз. Шулай ук мөслимәләргә кашларын йолкырга һәм буярга ярамый, бу хакта хәдис тә бар, - дип аңлатты артист Илназ Гарипов.



- Татуировка ясатучы кызларны бөтенләй кабул итә алмыйм. Тән тиресен энә белән җәрәхәтләү аларга ни өчен кирәк икән? Бер дә матур күренеш түгел. 

Хатын-кызның көче – аның нәфислегендә, затлы булуында бит. Һәр кешенең әгъза һәм тән өлеше камил рәвештә яратылган һәм һәрберсе үз урынында. Әгәр кеше шуны үзгәртергә теләсә, Аллаһы Тәгаләнең әмеренә каршы чыккан кебек була. Минемчә, адәм баласы ничек яратылган, шуңа риза булып яшәргә тиеш. 


Пластик операцияләрне кызлар егетләр өчен генә эшли дип уйламыйм. Миңа калса, күп очракта бу гүзәл затларның үзара көндәшлеге булып тора. Танышларым арасында пластик хирургларга мөрәҗәгать иткән кызлар шактый. Миңа ясалма матурлык кирәк түгел, андый кызлар белән җитди мөнәсәбәтләр өчен очрашмыйм. Булачак тормыш иптәшем йөз-кыяфәтен үзгәртергә теләгән очракта мин катгый рәвештә каршы булачакмын. Ул мине аңлар дип уйлыйм. Аңламаса, миннән башка бәхетле булсын. 

Руслан Кираметдинов: “Ильмирага күкрәген зурайтырга рөхсәт итәм”

- Бүгенге көндә хатын-кызларның яшьлеген саклап калу, буй-сынын һәм бит-йөзен гүзәл итүдә нинди генә ысуллар юк. Гүзәл затлар яшь калу өчен теләсә нинди корбаннарга барырга да әзер. Мин пластик операцияләр ясатуга каршы түгел. Матур булырга омтылуның начар ягын күрмим. Матур, зәвыклы һәм дөрес итеп бизәнү - ул үзе бер сәнгать. Бигрәк тә сәхнә кешеләре өчен бу мөһим, алар һәрвакыт игътибар үзәгендә бит. Гүзәллекне барыбыз да ярата, - дип сөйләде җырчы Руслан Кираметдинов.



- Тормыш иптәшем Ильмира Нәгыймова йөз-кыяфәтен үзгәртергә теләгән очракта мин каршы булмаячакмын. Тели икән, иреннәрен күпертсен, тели икән күкрәкләрен дә зурайтсын. Чама хисен генә онытмасын. Бу күренешкә гаҗәпләнәсе юк, чит илләрдә әлеге мода күптән күзәтелә. Безгә әле генә килеп җитте, чөнки без артта калабыз. 

 

Раяз Фасыйхов: “Татар эстрадасында йөзләре ясатылган артистлар бар”

- Пластик операция ясатуга карашым ике төрлегә бүленә. Олы яшьтәге хатын-кызлар картаю процессын акрынайту һәм тирене яшь тоту өчен бу адымга бара икән, хуплыйм. Һәрбер хатын-кызның матурлыгын, яшьлеген саклап каласы килә бит. Ир-атлар да сөйгәннәренең үз-үзен карап, тәрбияләп, матур булып йөргәнен ярата. Хәзер заманасы шундый. 

Бүгенге көндә “бала йоны” чыкмаган кызлар да пластик операция ярдәмендә иреннәрен күпертә, күкрәкләрен үстерә. Ботокс, силикон дигән әйберләр тутыралар. Бу очракта мин каршы. 

Пластик операция ясатыр алдыннан хатын-кызларга психологка барырга киңәш итәм. Кайбер клиникалар җиңел юл белән акча эшләргә тели, шуңа күрә мескен хатын-кызларны нинди генә ысуллар белән алдамыйлар. Нәрсә генә әйтмиләр, йөз-кыяфәтләреннән нинди генә гаеп тапмыйлар. Булмаган чир табалар, кыйммәтле дарулар алырга мәҗбүр итәләр. “Тәнегезнең бу өлешен тәртипкә китерергә кирәк”, - дип психологик басым ясыйлар. Үз-үзенә ышанмаган хатын-кызлар бу адымга бара. 


Пластик операция җиренә җиткереп эшләнсә ярый, тик чамасын белмәүчеләр дә бар бит. Минемчә, яшь кызларга табигый матурлыкларын үгәртергә кирәкми, - дип саный җырчы Раяз Фасыйхов. 



- Танышларым, татар эстрадасы артистлары арасында йөз-кыяфәтләрен үзгәртүчеләр бар. Кайберәүләре матур гына ясатып куя, әллә ни сизелми. Була шундыйлар, бөтенләй әллә нәрсәләр кыланалар. Ярыша-ярыша, узыштан эшләтәләр. Йөзләре тартырылган, юньләп күзләрен дә ача алмыйлар. Күрәмсең, битләрен нәрсә беләндер тутыралар инде. Бу замана чире, кирәксә-кирәкмәсә барысы да аны эшли. Тик башта бераз акыл белән уйларга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, сөйгән ярларыбызны нинди генә булсалар да яратабыз. Минем тормыш иптәшемнен иреннәре бик матур, күпереп тора. Шуның өчен аңа андый пластик операцияләр ясату кирәк түгел. Үзе дә мондый адымга бармаячак. Мин тәкъдим иткән очракта да каршы булачак.

"Казан егетләре"ннән Илнат Фәрхуллин: “Кабартылган кызлар” җилбәзәк, башларында җил уйный”

- Хатын-кызларның пластик операция ярдәмендә йөз-кыяфәтләрен үзгәртүгә мин каршы. Концертлар оештырганда, эш буенча “кабартылган кызлар” белән еш очрашырга туры килә. Андый кызлар белән җитди сөйләшүләр алып барып булмый. Ясалма кешенең башында акыллы фикер булырмы? Ни өчендер, ирен һәм күкрәкләре күпертелгән кызларны күргәннән соң аларның башларында җил уйный кебек, - дигән фикер әйтте "Казан егетләре" солисты Илнат Фәрхуллин.   



- Тормыш иптәшемне бизәнмәгән вакытта ныграк яратам. Ул аны үзе дә бик яхшы белә, шуның өчен пластик операция ярдәмендә йөз-кыяфәтне үзгәртүгә тискәре фикердә. Яшь вакытта “кабартылган йөз” матур да күренә торгандыр, тик олыгайгач барысы да асылынып төшәчәк. Киләчәктә мондый процедураларның азагы күңелсез тәмамланырга мөмкин, кызлар шуны аңласыннар иде. Хәзер бөтен җирдә ясалмалык күзәтелә, бигрәк тә шоу-бизнес өлкәсендә. Нишлисең, заманасы шундый...

Рамил Хәйретдинов: “Татар кызлары болай да матур”

- Безнең нәселдә пластик операция ярдәмендә йөз-кыяфәтен үзгәртүчеләр юк, бу адымга тискәре карыйбыз. Ясалма матурлыкка катгый рәвештә каршы мин. Шәхсән үземә кабартылган күкрәк һәм иреннәр бер дә ошамый. Аллаһыга мең Шөкер ул яктан тормыш иптәшем Рамиләнең барысы да тәртиптә. Тышкы кыяфәте камил, чибәр. Күзләр генә тимәсен. Холкы хакында әйтеп тормыйм, анысы шактый үзенчәлекле үзе (көлә). Рамилә үзе дә тышкы кыяфәтен үзгәртергә теләми, минем каршы булачагымны да ул белә. Килешәм, хәзерге вакытта “кабартылган матурлык” бик популяр. Барысы да безгә Европа, Америкадан килә. Элек андый процедуралар булмаган. Табигый матурлык белән ясалманы аерырга мөмкин, барысы да аерма ачык күренә. Аллаһы Тәгалә ничек яраткан шуңа канәгать булып яшәргә кирәк. Безнең татар кызлары болай да иң матурлары, чибәрләре. Шуның өчен аларга ясалма матурлык гомумән килешми, - дип аңлатты артист Рамил Хәйретдинов. 

Азат Фазлыев: “Абау, шундый ямьсез”

- Юк, мин ясалма матурлыкка кискен рәвештә каршы. Күптән түгел генә эш сәфәре белән башка шәһәрдә булырга туры килде. Күп кызларның иреннәре күпертелгән иде. Абау, шундый ямьсез. “Кабартылган кызлар”ны яраткан ирләрне бөтенләй аңламыйм. Тормыш иптәшем Алсу мондый адымга бармас иде, мин дә каршы булачакмын. Нәрсәгә кирәк ул? Аллаһыга мең шөкер, аның табигый матурлыгы бар, - дип сөйләде җырчы Азат Фазлыев.   



Булат Бәйрәмов: “Кызларымның андый операцияләр ясатуын теләмәс идем”

- Хатын-кызларның әлеге адымына ике яклап фикер йөртәм. Бер яктан караганда, бәлки ул хатын-кызның шәхси тормышы барып чыкмый һәм тормышта үз-үзен таба алмый икән. Шуңа өстәп матди мөмкинлекләре дә булса. Ни өчен ясатмаска? Бу аның үз эше, без берничек тә тәнкыйтьли алмыйбыз. Минемчә, гүзәл затлар йөзләрен игътибар җитмәгән очракта үзгәртә. Ниндидер канәгатьләнү хисе алу һәм башкалардан өстен булып күренү өчен. Кайберәүләр шулай ир-атларны “электерергә” тели торгандыр, - дигән фикер әйтте шоумен Булат Бәйрәмов.  



- Тик мин үсеп килүче кызларымның андый операцияләр ясатуын теләмәс идем. Мин кабартылган иреннәргә катгый рәвештә каршы. Андый ирен күрү минем өчен көлке. Күкрәк үстерү хакында “без комментариев”, бернәрсә дә әйтә алмыйм (көлә). Миңа калса, ясалма матурлык дөрес әйбер түгел. 

Безнең гаиләдә пластик операция ясатучылар юк. Кашлар, озын керфекләр ясатуга мин каршы түгел. Бу хатын-кызлар өчен уңайлы, дип саныйм. Әллә ничә сәгать көзге алдында күз буяп утырасы юк. Бер ясагач, шуның белән шул. Тик анда да чама хисен белергә кирәк, кайбер кызлар артык калын һәм кап-кара итеп буяп куя бит. Ләйсән керфекләрен үстерми, ләкин ясалма керфек ябыштырырга мөмкин. Күп очракта концертларда чыгыш ясаганда гына, сәхнә образы камил булсын өчен.

Ренат Галиәскәров: “Озын кашлар, нык кабартылган иреннәр ошамый”

- Һәр кешенең һәрбер өлкәгә үз фикере бар, булырга тиеш. Минем шәхсән әлеге күренеш буенча фикерем шундый: пластик операцияләр ясату очраклары төрле булырга мөмкин. Берәүләр ниндидер комплекслары аркасында яисә мода артыннан куып, йә булмаса, якын кешеләре этәреп бара бу адымга: каш йолкыта, иреннәрне кабарта, күкрәкләр үстерә. Әлбәттә, бу табигый булмаган үзгәрешләрне сизү авыр түгел. Минем үземә бик озын кашлар, нык кабартылган иреннәр ошый, дип әйтә алмыйм. Әмма фанатизмсыз, бераз гына үзләрен тагын да камилрәк итү өчен ясалган очракта гаеп эшкә санамыйм. Төрле очраклар була бит тормышта: аварияләр, тән җәрәхәтләре булырга мөмкин... 

Танышларым арасында үзгәрешләрне булдырганнар аз түгел, дияр идем. Миңа калса, безнең көнкүрешкә үтеп керүе дә шушы мода, интернетның популяр булуына бәйле. Көнбатыш җилләре безгә тизрәк килеп җитә бит. Тормыш иптәшем хакына килгәндә, алдан нидер әйтергә кыен. Әйткәннең киресе килеп чыга торган очраклар шактый. Бәлки хуплармын, бәлки каршы булырмын, - дип сөйләде юмор остасы Ренат Галиәскаров.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100