news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Абашев: БПЛА һөҗүмендә зыян күргән ике кеше авыр хәлдә

news_top
Абашев: БПЛА һөҗүмендә зыян күргән ике кеше авыр хәлдә
Фото: Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашевның Макс каналы

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә зыян күргән кешеләрнең хәле турында сөйләде. Бу хакта ул үзенең Макс каналында язган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Хәзер БПЛА һөҗүмендә зыян күргән өч кеше Түбән Кама күппрофильле хастаханәсендә ята. Зыян күргән ике кешенең хәле авыр, берсе уртача авыр хәлдә. Калган пациентларга медицина ярдәме амбулатор шартларда күрсәтелде», - дип язган министр.

Альмир Абашев Түбән Кама район үзәк хастаханәсе медикларына ярдәмгә Чаллының Р. С. Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән кан тамырлары хирургы һәм реаниматолог җибәрелде, дип өстәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар