news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әҗәтләрдән котылу өчен дога – аны укысаң, сине авырсындырган нәрсә юкка чыгачак

news_top
Әҗәтләрдән котылу өчен дога – аны укысаң, сине авырсындырган нәрсә юкка чыгачак
Фото: © "Татар-информ"

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә әҗәтләрдән котылу өчен дога язды.

Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм мәчеткә кергәч, кайгылы кыяфәттә булган бер кешене күрә. Күңеле төшүнең сәбәбен сорагач, теге ир: «Шактый күп бурычларым җыелды, әмма аларны кайтарырга мөмкинлегем юк. Шуңа бик борчылам», – дип җавап бирә. Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм исә аңа болай ди: «Мин сиңа бер дога өйрәтәм – аны укысаң, сине авырсындырган нәрсә юкка чыгачак». Шуннан соң пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм аңа һәр көнне иртән һәм кичен шушы доганы укырга куша:

اَللّٰهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْهَمِّ وَالْحَزَنِ وَالْعَجْز

وَالْكَسَلِ وَالْبُخْلِ وَالْجُبْنِ وَضَلَعِ الدَّيْنِ وَغَلَبَتِ الرِّجَالِ

«Аллаһүммә, иннии әгуузү бикә минәл-хәмми үәл-хәзәни, үәл-гәҗзи үәл-кәсәли үәл-бухли үәл-җүбни үә даләгыддәйни үә гәләбәтир-риҗәәл».

«Йә Аллаһ, дөрестән дә мин сыенам Сиңа борчылудан һәм төшенкелектән, хәлсезлектән һәм сүлпәнлектән, саранлыктан һәм тар күңеллелектән, әҗәтләр йөгеннән һәм кешеләрнең кыерсытуларыннан»...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар