Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аңына килмичә үлде»: Яңа ел каршыларга барганда авариядә анасы үлгән малай да вафат

Сабый тугыз көн комада яткан, аның энесе һәм сеңлесе терелә башлаган.

news_top_970_100
«Аңына килмичә үлде»: Яңа ел каршыларга барганда авариядә анасы үлгән малай да вафат
http://www.bashinform.ru/

31 декабрьдә Мәскәү-Уфа юлында Дүртөйле районы тирәсендә дүрт машина бәрелеште. ВАЗ-2113, Chevrolet Lacetti, КамАЗ йөк машинасы һәм Kia Rio машиналары берьюлы авариягә очрады. Авариядә ВАЗ машинасының пассажиры һәлак булды. Машина йөртүче мәрхүмә хатынның өч баласы имгәнде.

Калган машиналарда үлүчеләр, сәламәтлекләренә каты зыян килүчеләр юк. Риманың өч баласы, Гөлнараның ике баласы ятим кала, бер бала комада, дип хәбәр иттек.

Авариягә очраган хатыннар балалары белән бергәләп Чакмагыш авылына Яңа ел каршыларга баралар. Фаҗига бәйрәмгә җыенган чакта килеп чыга.

Бүген тагын бер кеше — ун яшьлек малай үлүе турында билгеле булды. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте. Малай хастаханәдә аңына килмичә җан биргән.

Тагын дүрт бала, шул исәптән мәрхүм баланың игезәк сыңары ятим калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100