Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ә ул аны кызганды, яклады». Инвалид ир хатынын үтергәнне өч баласы күреп торган

news_top_970_100

Новосибирск өлкәсендәге Ярково авылында инвалид ир-ат хатынын үтергән. Фаҗигане балалары күреп торган. Ир-ат аннары үз-үзенә кул салмакчы булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүмә Розаның (исемнәр үзгәртеп бирелә) бу ире белән уртак 3 баласы булган. 37 яшьлек хатын үләргә берничә ай алдан, иреннән качып, туганнары янына күченә. Фаҗига булыр алдыннан әлеге гаиләдәге хәлләрне мәрхүмәнең абыйсы сөйләгән.

Мәрхүмә хатын Егор белән 12 ел элек таныша. Егор инвалид була, ул балачагында аяксыз калган.

«Роза кассада эшли иде, Егор Новосибирскида узып барышлый була. Шунда танышалар. Егор бик яхшы булып тоела, мин беркайчан да аның мондый коточкыч әйбергә баруына ышана алмас идем», – ди Розаның туганы.

Егор белән очрашканда, Розаның алдагы иреннән туган 2 улы була. Аларга хәзер 16 һәм 18 яшь.

«Алар бергә авылда яши башладылар. Уртак 3 бала – кызлары һәм ике уллары туды. Кечесенә хәзер 5 яшь. Зур хуҗалыклары бар, аны сеңлем һәм аның балалары карый. Ул сарыклар көтә, олы уллары утын әзерли. Роза беркайчан да тормышка зарланмый. Ул Егорны гел яклый, «өйдә ята» дисәләр, аны кызгана, яклый, «инвалид бит», ди», – дип искә ала Розаның туганы.

2023 елның августында Егор кисәк кенә гаиләсен Омскига алып китәргә була.

«Ул Омскидан 60 км ераклыкта кечкенә генә, 2 бүлмәле өй ала. Розаны туганнары яныннан алып китәсе килгәндер. Мин башта аны күченмәскә күндердем, ләкин аннары ул иренең үгетләвенә биреште, хуҗалыкларын ярты бәягә саттылар да киттеләр», – ди Розаның туганы.

Беренче айларда Роза авыр булуын әйтми. Гыйнварда абыйсының туган көненә кайткач, «Ярковода туганнарым белән яшисем килә», – ди. Аннары туганнары машина заказать итә, Розаны һәм балаларны Ярковога алып кайтып, өй арендалыйлар.

«Егор миңа шалтыратты: «Ник алай итәсез», – диде. Мин аңа: «Теләсәң, кайт», – дидем. Ул 2 атнага килде. Тик ягарга утын да ярмады. Аннары тагын килгәләде, тик Роза китәргә теләмәде», – ди абыйсы.

19 апрельдә Егор исерек булды, ди туганнары. «Бу вакытта Роза өйдә балалары һәм сеңлебезнең нәни кызы белән була. «Без аңа, туганнар, килергә тәкъдим иттек. Тик ул: «Үзем хәл итәм», – диде. Шуңа күрә кече сеңлебез генә барып, кызын алып кайтты», – ди Розаның туганы.

11 минут узгач алар фаҗига булганын белә. «Розаның кызын урамда сеңлебез күрә. «Әти әнинең муенына пычак кадады», – ди бала, елый-елый. Олы апабыз Розага барды, тик соң иде инде. Роза ишегалдында үлеп ята. Яраларга карап полиция әйткәнчә, Роза качмакчы була, капкага барып җитә, тик ычкына алмый. Егор аны кабат сөйрәп алып керә һәм ишегалдында кабат берничә тапкыр пычак кадый», – ди Розаның туганы.

Аннары Егор олы апага да һөҗүм итмәкче була, тик аны күрше ир-ат куркыта. Күрше зур торба күтәреп килә. «Егор елга буена качты. Үз-үзенә кул салмакчы булган, аны полиция тотты», – ди Роза туганы.

Хәзер Егор Сизода, аның 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал. Розаның балалары туган апаларында, туганнары вакытлыча опека рәсмиләштереп йөри, диелә хәбәрдә.

(Исемнәр үзгәртеп бирелә)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100