Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аңсыз ята иде». Бүлмәдә ялгыз калган ике яшьлек сабый өстенә телевизор аударган

Яшь кыз, өч баласы һәм хатыны барын белгән килеш, чит ил кешесеннән бала тапкан.

news_top_970_100
«Аңсыз ята иде». Бүлмәдә ялгыз калган ике яшьлек сабый өстенә телевизор аударган
pixabay.com

29 февральдә Мәскәү өлкәсендәге бер фатирда ике яшьлек бала өстенә телевизор ишелеп төшә һәм ул җитди имгәнә. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

23 яшьлек хатын А. кичке якта өйдә баласы белән икәү генә була. Сабыйның 35 яшьлек әтисе бу вакытта эштә, ул ресторанда официант булып эшли.

Кичке җиде тирәсендә А. баланы бүлмәдә ялгызын калдыра. Үзе аш бүлмәсенә су алырга чыгып китә.

«Кисәк кенә бала кычкырган тавыш ишеттем. Бүлмәгә йөгереп кердем. Саша идәндә ята, аның өстендә телевизор тора. Балам аңсыз иде. Янында гына комод та ауган. Комодның аскы киштәсендә уенчыклар тора. Бала шуларны алырга кергән булгандыр инде. Ул тартмага баскан һәм барысы да сабый өстенә ишелеп төшкән. Мин шунда ук табибларга һәм иремә шалтыраттым», — дип сөйли әни кеше.

Урынга килгән табиблар баланы карый. Алар баш миенең ачык травма алуын, баш мие имгәнүен күрә. Малайны Мытищи хастаханәсенә алып китәләр. Биредә диагноз раслана. Баланы реанимациягә салалар. Бераз соңрак аны гади палатага чыгаралар. Табиблар баланың сәламәтлеге турында әле төгәл фараз ясый алмый.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе тикшерү эшләре башлаган, аннары процессуаль карар кабул ителәчәк.

Имгәнгән баланың атасы — Азия кешесе, ул А. белән биш ел чамасы элек метро янында танышкан. Бу вакытта ир-ат пешекче булып, А. үзе исә шоколад фабрикасында эшли. Бераздан алар бергә яши башлый. А. яңа танышының Россия кешесенә өйләнгән булуын, аның өч баласы барын белә, тик бу хәлгә артык игътибар итеп тормый. А. сүзләренчә, ир якын арада беренче хатыны белән аерылырга җыенган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100