Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ә сез ышанмадыгыз! (Фәрит Латыйпов)

news_top_970_100
Ә сез ышанмадыгыз! (Фәрит Латыйпов)
Фото: © "Чаян" журналыннан

Халык белән тулы автобус рейска чыгып китәр алдыннан, бер ябык кына ир водительнең иңенә кагылды.

– Сездән сорыйсым килә, безнең автобус расписание буенча төгәл вакытта кузгаламы?

– Әйе.

– Чынлапмы?

– Ә ни өчен ул тоткарланырга тиеш? – дип гаҗәпләнде водитель.

– Көтелмәгән берәр нәрсә килеп чыкса дамы?

– Мәсәлән, нәрсә?

– Әйтик, тәгәрмәч бушаса, – дигән уйдырма белдерде ир.

– Андый очракка запастагысы бар. Китәр алдыннан шинадагы басымны да тикшердек – нормада.

– Үзегез күрдегезме?

– Юк, гараждагы дежурный.

– Шулай булгач, безнең соңга калып кузгалуыбыз бик мөмкин.

– Борчылмагыз, автобус төп-төгәл вакытта китәр, – дип, ачуланыбрак җавап кайтарды водитель.

– Тыңлагыз әле, – диде ир кеше үҗәтләнеп. – Әле генә бит шинадагы басымның төгәллеген үзегез тикшермәдегез, дидегез. Димәк, кайдан килсен сезгә автобусның соңга калмавына ышаныч.

– Тынычланыгыз, – диде водитель, моның төпченүеннән инде тәмам алҗып. – Бөтенесе тикшерелгән, каралган. Без үзебезнең эшкә бик җаваплы. Утын ташымыйбыз бит...

– Ләкин нәрсәдер килеп чыгарга да мөмкиндер, шуның аркасында автобус китә алмый кала вакытында.

– Нәрсә инде тагын? – дип тавышын күтәрде водитель.

– Мәсәлән, бензин беткән, – дигән сүз әйтеп куйды бәйләнчек ир. – Бер тапкыр без күрше белән балыкка киттек, ә ул бензин салырга оныткан. Көне буе юл кырыенда ярдәм сорап кул күтәреп тордык. Шулай да бер мәрхәмәтлесе табылды... Менә шул пүчтәк сәбәп белән без вакытында кузгала алмый калырга мөмкин!

Водитель тотлыга ук башлады.

– Бак тулы! Менә чеклары, – диде ул кәгазь кисәкләрен ирнең борын астына ук терәде һәм сәгатенә карап, йөзе үзгәреп китте. – Җен алгыры! Сезнең мәгънәсез сорауларыгыз аркасында вакытны онытып җибәргәнмен. Без бит кузгалырга тиеш!

– Менә, күрдегезме, – дип әйтеп куйды ир. – Мин бит кисәтеп тордым: нәрсә булса да килеп чыгар әле, дип... Ә сез ышанмадыгыз!

Язма «Чаян» журналыннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100