«Ә сез гашыйк булгач нәрсә тоясыз?» – Зәринә Асылкаева Раил Арсланов белән бергә?

Җырчы Зәринә Асылкаева һәм блогер, җырчы Раил Арсланов социаль челтәрләргә бер дә көтелмәгән фото урнаштырды. Җырчылар бик назлы итеп бер-берсенә карый, кулга кул тотынышып тора. Өстәвенә, фото янына: «Ә сез гашыйк булгач нәрсә тоясыз?» – дип тә язып куйганнар.
Күпләр, әлеге фотолар белән Зәринә һәм Раил бергә икәнлекләрен хәбәр итте, дип саный.
«Егетне югалттык», «Котлыйбыз. Гашыйклык хисе тагын да үсеп, чын мәхәббәт дәрәҗәсенә барып җитсен», «Мин сезнең өчен бик шат, Зәринә – искиткеч кыз», «Раил, мәхәббәт – бик матур хис. Матур гаилә коруыңны һәм үзеңнән дә талантлырак балалар тәрбияләвеңне телибез», «Бик матур пар», – диләр аларга.
Шул ук вакытта, әлеге пар бары тик уртак җыр яздырган, дип кенә уйлаучылар да җитәрлек. «Фотолар шәп, ә трекны кайчан көтәргә?» «Мәхәббәт – мәхәббәт белән, ә яңа җыр кайчан чыгачак?» – дип сораулар юллаганнар аларга.