Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ә сез: «Авыл чиста», – дисез...

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курс студенты Гөлинә Минҗәләева авылдагы экология проблемасы турында фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Ә сез: «Авыл чиста», – дисез...

Нигәдер, шәһәрлеләр авылда экология проблемасы бик аз, яисә ул бөтенләй дә юк дип уйлый. Югыйсә, шәһәрендә дә, авылында да шул ук адәм баласы яши бит инде. Ачның хәлен тук белмәс, дигән кебек, авыл хәлен дә шәһәр халкы белмәс. Каян белсен инде алар авыл тормышын ике атнага бер1 кайткач? Кайтулары да инде ике көнгә, шуның беренчесендә – бакчада эшләү, яисә көтү көтү, икенчесе – кичәге эшләгәннәрдән соң, табигатькә чыгып, шашлык пешереп ял итү.

Ә авылда экология бик тә мөшкел хәлдә. Кая карама – чүп, ташланган иске йорт җиһазлары, шешәләрне әйтеп тә торасы юк. Хәтта чүп машинасы атнага бер килеп йөрүенә карамастан, һәр авылның аерым үз чүплеге бар. Чүп машинасы дигәндә, үзебезнең авылдагы хәлләрне сөйләп үтәсем килә. Исемен атап тормыйм инде, чөнки авылда журналист һөнәренә укучы бердәнбер кеше бар, һәм ул – мин.

Авылга атнага бер кайтам, вакытым тыгыз булганда ике атнага бер дә була. Әмма авылдагы бер генә хәлне дә ишетмичә калганым юк, чөнки, Аллага шөкер, авылыбызның WhatsApp группасында мин дә бар. Кемгә нәрсә ошамый, кемне нәрсә борчый – шундук группага язып салалар. Беркөнне А. исемле авылдашыбыздан шундый хәбәр килеп төште: «Хәерле көннәр! Бу чүп машинасы авылга юлны оныттымы әллә??? 3нче атна вакыт үтте». Моңа башка авылдашлар да кушылганнар: «Интернетка җибәрергә кирәк», «Акчасын гына ала беләләр», «Әйе шул! Таулар өелә бит инде!!»

Әлеге ризасызлыкка авыл башлыгы: «Районга хәбәр ителде», – дип җавап кайтарган.

Ике көн үтте, чүп машинасы күренми. Бу юлы авыл башлыгы (авылда – сельсовет җитәкчесе) беренче булып яза: «Хәерле иртәләр, авылдашлар! Бүген тау башындага чүплекне чистартып күмдертәбез. Тау башына һәм башка җирләргә чүпләр ташлауны туктатабыз. Берничә җиргә камералар куелачак, штрафлары зур, аннары үпкәләмәгез! Урамдагы җыелмаган чүпләр буенча районга хәбәр ителде».

Бу сүзләрдән соң авыл, өметләнеп, берни дәшми калды.

...Өченче көнне И. исемле авылдаш күрше авылда җыеп йөрүче чүп машинасын төшереп җибәргән: «Ш. авылында җыялар чүпне».

Авыл тагын өметләнеп көтә кала.

Инде дүртенче көнне А. исемлесе язып сала: «Сәлам авылдашлар, бу ЧҮП ничә ай торыр икән и әйтелгән ЧҮП контейнерлары кайчан барлыкка килер???» Бу хәбәргә Д. исемлесе күрше К. авылдагы чүп җыеп йөргән машинаны фотога төшереп, «К. да җыялар» дип язып җибәрә. Берсе: «Район белә, дип яздылар бит, мәсьәләне шулай хәл иттеләр (бөтен җирдә җыялар, атнасына 3 тапкыр килә К. авылында) бездә инде бер ай була, һаман юк!!» – дип язып җибәрә.

Һәм, ниһаять, Җиңү парады алдыннан авылга көтеп алынган чүп машинасы килә.

Моның белән генә бетми әле эш. Чүплек булганда, авыл халкы бөтен кирәкмәгән иске җиһазларын шунда илтеп ташлый иде. Чүплекне күмгәч, «боларны кая ташларга?» дип озак уйлап тормады имансызлары. Беркөнне төркемгә авыл башлыгыннан басу уртасында өелгән чүп фотосы килеп ирешә.

«Менә бу – күрә торып табигатьне чүпләү. Бу кешенең йорт тирәсе чиста булгач, шул җиткән. Ул аны үзе карап узачак бит «минеке» дип».

5 минуттан авыл җитәкчесеннән тагын хәбәр килә: «Хәерле иртәләр! Бу чүп ташлаган кешенең кем икәнен беләбез. Мин узган атнада кисәтеп язган идем «штрафлары зур» дип!»

Төгәл 3 минут үтә, моңардан яңа хәбәр килә: «Хуҗасы хәбәргә чыкты, чүпне алырга тиеш...»

Бу низагның икенче көнендә авыл башлыгыннан янә хәбәр килеп төшә: «Хәерле көннәр! Хәзер инде чүпләрне авылның икенче ягына ташлый башлагансыз... Үзебез шушы авылда яшибез, үзебез үк табигатен пычратабыз...»

Менә шулайрак авылларда хәлләр. Ә Сез: «Авыл чиста», – дисез...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100