news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ә эшкә кем бара?»: Ландыш Нигъмәтҗанованы улы Каюм аптырашта калдырган

news_top
«Ә эшкә кем бара?»: Ландыш Нигъмәтҗанованы улы Каюм аптырашта калдырган
Фото: «Татар-информ»

Ландыш Нигъмәтҗанова төпчек улы Каюм белән кызык әңгәмә корган. Әлеге сөйләшүнең видеосын җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә күрсәтте. Анда Ландыш улы белән мәктәпкә бару турында сөйләшә. Гадәттә балаларның бакчага йөрисе килми. Ә Каюм гомер буе шунда йөрергә әзер икән.

«Мәктәпкә бармасаң, математиканы ничек беләсең, язарга ничек өйрәнәсең? Үзең өйрәнә алмыйсың бит. Ә мәктәпкә барсаң, анда өйрәтәләр. Сиңа мәктәпкә барырга кирәк», – ди Ландыш Нигъмәтҗанова улына. «Бармыйм, әлбәттә», – ди Каюм. «Зур булганчы бакчага йөрисең мени?» – ди әнисе. «Әйе», – дип җавап кайтара улы.

«Ә эшкә кем бара?» – ди янәдән Ландыш. «Ләйлә, Гомәр, Әнвәр...» – дип санап китә малай. «Әтиең кебек үскәнче бакчага йөрерсеңмени?» – ди җырчы улына. «Әйе», – дип җавап бирә кечкенә Каюм. «Анда нишлисең инде?» – ди әнисе. «Уйныйм!» – ди, ике дә уйламыйча, Каюм. «Ә сине кем ашатыр соң, акча эшләмәгәч, улым?» – ди Ландыш. «Син!» – дип аптырашта калдыра Каюм әнисен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар