Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аңардан чишмә суыннан да чистарак энергия бөркелә". Рифат Зарипов инвалид баланың күптәнге хыялын чынга ашырган

Тимур Фазлыев яраткан җырчысы белән очрашуны бер елдан артык көткән.

news_top_970_100
"Аңардан чишмә суыннан да чистарак энергия бөркелә". Рифат Зарипов инвалид баланың күптәнге хыялын чынга ашырган
Популяр җырчы Рифат Зарипов белән Тимур Фазлыев очрашуын җырчы Миләүшә Сафина оештырган. Искәртеп үтик, Миләүшә үзе дә инвалид бала үстерә һәм хәйриячелек белән актив шөгыльләнә. 

"Мин бүген Тимур @timfazliev дустыма кунакка бардым. Ул минем белән очрашуны бер елдан артык көткән. Ниһаять, күрештек. Бик акыллы, тәртипле, чип-чиста итеп татарча сөйләшә, моңлы итеп җырлый, аңардан чишмә суыннан да чистарак, җылы, рәхәт энергия бөркелә. Бергә тәмләп чәй эчтек коймак белән, матур итеп җырлаштык. Тимурның шатлыгыннан мин шатландым. Безнең күрешүне дустым @milya__safina оештырды.

Бөтен артистларны да бик каты яратам, ди Тимур. Аллаһ теләсә, мин күрә дә башлыйм, йөреп тә китәрмен әле, Рифат абый, ди. Амин, шулай булсын дип телик", - дип язган инстаграмында Рифат.



Тимур исә Рифат белән күрешү шатлыгыннан үз инстаграм аккаунтыда Рифат белән төшкән берничә видео куйган. "Шундый могҗизалы көн өчен рәхмәт, Миләүшә апа һәм Рифат абый", - дип язган бала. 



"Тимурның ничек сөенгәнен сүз белән әйтеп бетереп булмый. Рәхмәт, Рифат. Тимур, син молодец", - дип язган үз аккаунтында Миләүшә Сафина. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100