Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аңа карарга да куркыныч иде» - анасы кыйнаган сабый кызның язмышы ничек хәл ителер?

Әнисе кыйнаган яшь ярымлык сабыйның хастаханәгә керүенә ике атна вакыт узды. Ике көн элек кызчык янында стационарда Татарстанның балалар омбудсмены һәм журналистлар да булып китте. Нарасыйны әбисе үз тәрбиясенә ала алырмы, әллә инде баланы әтисе кулына тапшырырлармы — бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе язмасында. 

news_top_970_100
«Аңа карарга да куркыныч иде» - анасы кыйнаган сабый кызның язмышы ничек хәл ителер?
Алинә Фәйзрахманова /«Татар-информ»

Камералы, микрофонлы журналистларны 18нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе Балалар стационарының уен бүлмәсендәге сабыйлар зур кызыксыну белән күзәтте. Тыныч кына уйнап йөргән балалар шундук җанланды: таныш булмаган йөзләрне күзләделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр, аеруча батырлары видеокамера объективларына карарга да тартынмады. 

Бары тик кечкенә Вика гына югалып калган кебек булды. Ике атна элек бөтен республика халкының йөрәген тетрәндергән вакыйганың төп герое, яшь ярымлык Вика еламады, почмакка посмады, әмма кунаклардан читтәрәк булды, гүя, берәүгә дә якын килергә батырчылык итмәде. Журналистлар барында аның авызыннан бер генә аваз да чыкмады. 

 «Аңа карарга да куркыныч иде»

«Виканы безгә алып килгәндә аның гематомалары бар иде, бер күзе бөтенләй томаланган иде диярлек. Подгузнигында ниләр майтарылганын сүз белән аңлатырлык түгел, әйтерсең, аны кимендә ике көн алыштырмаганнар. Тиресе купкан, каный иде. Ул хәтта йомышын да үти алмады. Аңа карарга да куркыныч иде, без аны тизрәк дәваларга ашыктык», — дип ачынып сөйләде балалар стационары мөдире Татьяна Мороз.

Табиб әйтүенчә, бала үз яше өчен кечкенә: бер яшь тә җиде айлык Вика нибары 8,5 кг гына авырлыкта. Ул кашык та тота белми, бөтенләй диярлек сөйләшми дә икән. 

«Ул үзенә мөрәҗәгать иткәнне аңламый: «Миңа бир», «Әйдә уйныйбыз» кебек сүзләр аңа таныш түгел. Безнең хезмәткәрләр тәүлек әйләнәсе аның янында, сөйләштерергә тырышалар, әмма ул җавапсыз. Димәк, аның белән бөтенләй уйнамаганнар, бәлки, уенчыклары да булмагандыр. 

Прокурор Виканың хәлен белергә килгәндә аңа уенчык йомшак аю алып килде, сабый уенчыкка карап торды, әмма аны кулына алырга, кочакларга уена килмәде. Балага таныш булган яңа уенчык күрсә, ул шатланыр иде. Ә Вика аның белән ничек уйнап булганын белми», — дип сөйләде табиб. 

Стационар хезмәткәрләре сүзләренә караганда, беренче көннәрдә сабыйга хәтта якын килү дә авыр була, үзенә таба сузылган кулларны күрүгә, ул куркып елый башлый. Хәзер Вика инде хастаханәгә ияләшеп килә, үзен һаман шулай тыныч кына тотса да, аппетиты рәтләнгән, ул яхшы ашый һәм йоклый башлаган. 

«Ул һәрвакыт кәефсез иде»

Оныгының хәлен белергә дип, шул ук көнне хастаханәгә аның әбисе Лола Федоренко да килгән иде. Нәкъ менә әбисе оныгының кыйналуы турында полициягә һәм җәмәгатьчелеккә хәбәр итә һәм сабыйны вәхши ана кулыннан алып китәләр. Лола ханым сөйләгәнчә, улы гаиләсендә көнкүреш сәбәпләр аркасында җәнҗаллар еш чыга торган була. Шундый очракларның берсе, мәсәлән, полиция хезмәте чакыру белән тәмамланган. 

«Үзара ызгышулары еш була иде, әмма бу җәнҗаллар аркасында балага зыян килүе турында мин белмәдем. Алар сүзгә килә, аерылып торалар. Мин берьюлы хәтта Виканың әнисенә дә әйттем: кил алайса миңа, бала белән миндә яшәгез, аерыл аннан, дидем. Әмма талашуның икенче көнендә үк алар берни булмагандай яшәп китәләр иде», — дип аптырый Лола Федоренко.

Аның сүзләренчә, улы белән килененең фатирында үзе еш кунак булмаса да, оныгы әбисе янында еш кына калгалаган. Узган җәйне кызчык бөтенләе белән диярлек әбисе янында уздырган. Ата белән ана сабыйны 3-4 көнгә калдырып китеп, үзләре югалгалап алган. Югалган арада нишләгәннәр алар — монысын Лола ханым әйтә алмады. Аның әйтүенчә, килене декрет ялында, ә улы рәсми рәвештә эшсез, анда-монда эшкә чыккалап кына акча тапкан. 

«Балада күгәргән урыннар күргәнем булмады. Әмма ул һәрчак кәефсез була иде. Виканы алып килгәндә, аннары өйләренә алып киткәндә аның күзләре һәрчак моңсу булыр иде, миңа килгәннән соң бераздан кәефе күтәрелеп, уйный башлый иде ул. Үзара гел эт белән мәче сыман әйткәләшеп яшәгәнгә, балада да шулар чагыла, дип уйлаганым булды», — дип искә алды Лола ханым. 

Әбисе балага опека рәсмиләштерү өчен документлар җыя

Лола Федоренко тагын бер мөһим моментны ассызыклады: баланы җәберләгәндә төшергән видео аңа 1 декабрьдә килеп эләккән һәм ул минуты белән полициягә хәбәр иткән. Әмма килен бу роликны иренә инде берничә көн алдан җибәргән була. Шушы вакыт эчендә кызның атасы Александр Епанешников полициягә хәбәр итү түгел, кызының хәлен белергә дә кайтмаган. 

Соңрак, Лола ханым әйтүенчә, үзенең эштә булуы хакында әйткән, акланып маташкан. Әмма монысы да чираттагы ялган булуы ачыкланган. Алай гына да түгел әле, ата дигәне баласын мәсхәрәләгән видеоны үз әнисенә ялгыш кына җибәрүе билгеле булган. Ролик полициягә эләгеп, интернетта таралгач, Александр гаепне әнисенә аударып маташкан, имеш, кирәкмәгән тавыш куптарган икән… 

«Нәкъ менә шул сүзләре баланы үземә алырга кирәк дигән ныклы карарга килергә этәрде», — ди Лола Федоренко. Ул башта улына оныгының әйберләрен җыеп алып килергә куша, Виканы бергә үстерербез, ди. Әмма кызының иминлеген кайгыртасы урынга, уртак балаларын вәхшиләрчә кыйнаганын бик яхшы белә торып, ир-ат полициягә ашыга, хатынын яклап чыга. 

Шушы вакыйгадан соң Виканы әтисе яки әнисе белән калдыру турында сүз дә булырга мөмкин түгеллеген аңлый Лола Федоренко. Хәзеге вакытта Виканың анасы Алена Епанешниковага карата җинаять эше ачылды, ул СИЗОда утыра. Әбисе оныгын опекага алу өчен документлар артыннан йөрү белән мәшгуль. 

 «Атаны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәрлек нигез әлегә юк»

«Әбисе оныгына опека рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтүебезне сорап, миңа мөрәҗәгать итте. Әмма шуны аңларга кирәк — ата кеше үз хокукларыннан мәхрүм ителмәгән. Карарны вәкаләтле вәкил дә, хастаханә хезмәткәрләре дә түгел, ә опека органнары чыгара, аңлавымча, атаны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәрлек нигез әлегә юк. Әгәр инде ата кеше сабыйның кыйналуы турында белә торып та фактны яшергән булса, бу очракта аңа баланы бирмәү өчен нигез булачак», — дип аңлатты вәзгыятьне ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, хастаханәгә сабыйны күрергә килгәч. 

Хокук органнары хезмәткәрләре хәзерге вакытта әлеге эшнең барлык нечкәлекләрен өйрәнә. Баласын җәберләгән видеосы була торып та бу хакта полициягә хәбәр итәргә җыенмавын исәпкә алганда, атаны хокукларыннан мәхрүм итү озакка сузылмаска да мөмкин. 

Ничек кенә булмасын, ата кеше үз баласыннан баш тартырга җыенмый. Стационар хезмәткәрләре сөйләвенчә, ул сабыен күрергә еш килә икән. Вика да әтисен таный, аңа елмая, кулларын суза, диделәр. 

Лола Федоренко улы Александр белән аралашмый. 14 яшьлек төпчек улы Вова белән икәүләп сабыйны үзләренә алырга ниятлиләр. 

«Икенче улым да булган хәлләрне ишетте, әмма абыйсыннан читләште, аның турында ишетергә дә теләми. Бары тик Виканы коткарырга, үзебезгә алып кайтырга гына тели. Алар җәйне бергә уздырды бит, абыйсы оныгым белән уйнады. Әтисе дә кызы алдындагы гаебен кайчан да булса аңлар дип өметләнәм, әмма әлегә моңа ышанмыйм», — диде Лола ханым. 

Исегезгә төшерәбез, кечкенә нарасыйны кыйнаганда төшергән видео социаль челтәрләрдә декабрь башында таралды. Соңрак ачыкланганча, шушы рәвешле сабыйның анасы гаиләдән китәргә җыенган иреннән үч алмакчы булган. Кечкенә кызны әбисе ярдәме белән коткаралар. Килене оныгын кыйнаган видео әбигә очраклы гына килеп эләгә һәм ул шундук «Азино-2» полиция бүлегенә хәбәр итә. 

Әлеге факт буенча «Җәфалау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Узган атнада Казанның Совет районы суды кызның әнисе Алена Епанешникованы ике айга СИЗОга җибәрде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100