Җырчы Иркә, авылга кайткач, әнисе белән «ядәч» уйнаган. Тавык сөяген сындырганда, кем кемгә нәрсә тиешлеген сөйләшеп куялар. Иркә җиңсә, әнисе аңа 99 күкәй бирергә тиеш була, ә әнисе җиңсә, Иркә биш мең сум бирә.
Уен кагыйдәләре буенча, алар бер-берсенә нәрсәдер биргән, тоттырган очракта, алучы кеше «истә» дип әйтергә тиеш.
Иркә диванда ятып торганда, әнисе аңа бер әйбер бирә. Иркә исә ул әйберне алганда «истә» дияргә оныта, ә әнисе: «Ядәч!» – дип кычкырып җибәрә, ягъни җиңә.
Иркә әнисенә биш мең сум акча бирә. Шулай да, авылдан киткәндә, күкәйләр дә эләгә.