Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

97 яшьлек Таһир бабай озын гомеренең һәм аек акылының сәбәпчесе булган үләнне атаган

news_top_970_100
97 яшьлек Таһир бабай озын гомеренең һәм аек акылының сәбәпчесе булган үләнне атаган

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов Бөек Ватан сугышы ветераны Мурзин Таһир Йосыфморза улына кунакка барган, дип хәбәр итә шәһәр матбугат хезмәте. Ул аңа республика Рәисе исеменнән бүләкләр тапшырган, бәйрәмнәр белән котлаган.

Таһир бабай кызы Гөлүзә ханым белән яши. Аның әйтүенчә, озын гомернең сәбәпчесе – сары мәтрүшкә (зверобой) чәе. Таһир бабай аны яратып эчә икән. Ветеран авылда бу чәчәкне үзе җыя. Кунакны да шул чәй белән сыйлаганнар.

Ветеранның барлыгы 4 баласы, 6 оныгы һәм 7 оныгының баласы бар икән. Зур һәм дус гаилә Чаллыда инде 50 ел яши, дип хәбәр итә «Чаллы ТВ».

Таһир Мурзин 1927 елда Актаныш районында туган. Алар 9 бала була, әтиләре сугышта хәбәрсез югала. 1944 елда Таһир Мурзинны да армиягә алалар, әмма ул сугышка эләкми, Саратов өлкәсендә әсирләрне саклый. Сугыштан соң колхозга кайтып эшли, Уралга китеп, 25 ел шахтада эшли. Хатыны Зәйнәп белән 52 ел яшиләр, 10 ел элек хатыны үлә. 1974 елда Чаллыда төпләнә. Гомере буе сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә.«Сугыш вакытында да тартмадым, сигаретларны ипигә алыштырдым», – ди ул. Таһир Мурзин тагын бер кагыйдәне әйтә – беркайчан да начар кәеф белән йөрергә ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100