news_header_bot
Язманы тыңлагыз

97 яшьлек сугыш ветеранын 20 мең сум акча өчен ерткычларча үтергәннәр

97 яшьлек сугыш ветеранын 20 мең сум акча өчен ерткычларча үтергәннәр

news_top
97 яшьлек сугыш ветеранын 20 мең сум акча өчен ерткычларча үтергәннәр
Тикшерүчеләр 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын ерткычларча үтерүдә шикләнелгән өч ир-атны тоткарлаган. Алар әбине 20 мең сум акча өчен харап иткәннәр. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгы яза.

"10 гыйнвар көнне яман ниятле өч ир-ат Ставрополь өлкәсендәге Курсавка авылында яшәүче 97 яшьлек ветеран әби өендә килеп кергәннәр дә, әбине юрган белән каплап каты итеп кыйнаганнар. Алар әби үзен җирләүгә дип җыйган 20 мең сум акчаны алып чыгып киткән", - дип сөйләгәннәр журналистларга Россия Тикшерү комитетында. Ике көннән әби хастаханәдә җан биргән.

Тикшерүчеләр шулай ук бу ир-атларның 2018 ел язында әбинең өендә пластик тәрәзәләр урнаштырганын һәм шул вакытта ветеранның 120 мең сум акчасын урлавын ачыклаган. Ел да узмас борын, алар әбине тагын таларга булган. "Шикләнелүчеләр белән тикшерү эшләре бара. Аларны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә", - дигәннәр Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар