Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

95тән 55 килограммга кадәр ябыккан кыз: «Авылда ябык кешене күрсәләр, чирле дип уйлыйлар»

Ябыгу һәм нәфис гәүдәле булу – күп кызларның хыялы. Әмма дөрес ябыгу кагыйдәләрен белмичә, шикле диеталарда утырып, организмны эштән чыгару куркынычы яный. Актаныш кызы Гөлфия Шәймөхәммәтова, гомер буе ябыгам, ди. Әмма, матурлык артыннан куып, ул бер органыннан мәхрүм калган.

news_top_970_100
95тән 55 килограммга кадәр ябыккан кыз: «Авылда ябык кешене күрсәләр, чирле дип уйлыйлар»

«Яңа елдан соң миңа приступ булды. Яшь чакта диета белән организмны җәфалаган өчен, үт куыгын (желчный пузырь) алдырырга туры килде. Операциядән соң диета тоттым. Әмма бу юлы диетаны кирәк булганга тотарга туры килде, ә үзең теләгәнгә түгел...» – дип сөйләде 26 яшьлек Гөлфия Шәймөхәммәтова.

Ул «Интертат»ка үзенең озак елларга сузылган ябыгу тарихын сөйләде.

«Симергәч, мәктәптә «симез бүтәкә», «юан мичкә» дигән күп тәнкыйть сүзләре ишеттем»

Балачакта мин симез бала түгел идем. Яшьтәшләремнән аерылмадым. Яшүсмер вакытта әз генә авырлыгым арта башлады. Анысы да искитәрлек түгел иде. Бераз эч чыгып торгандыр. Өстәвенә, буем да озын иде.

Сыйныфтагы кызлар без бер төрлерәк идек. Соңыннан аларга караганда үземне юанрак хис итә башладым. Ул чакта да, бүген дә балалар рәхимсез. Симергәч, мәктәптә «симез бүтәкә», «юан мичкә» дигән күп тәнкыйть сүзләре ишеттем. Сүздән кала мөнәсәбәте бит әле аның! Юан булгач, синең уйнарга, сөйләшергә хакың юк кебек. Барысы да күңелдә сеңеп калды. 

Үсә барган саен, килограммнар да тизрәк өстәлә башлады. Ник дигәндә, әбекәй гел тәмле ризыклар белән генә сыйлады. Бигрәк тә камыр ризыклары пешерде. Без аның ризыкларын һаман да бик яратып ашыйбыз. Шул тәм-томнар күбрәк ашалгандыр инде. Авылда үссәк тә, күп хәрәкәтләнми идек. Кара эш эшләп үсмәдек. Авыл мәктәбендә физкультура дәресләрендә дә көчле йөкләмә бирмәделәр.

Физкультураны яратмадым, чөнки чабумы, чаңгы шуу булсынмы – гел иң соңгы килә идем. Бәлки, аю табаны (плоскостопие) да зур йогынты ясагандыр. Әлеге диагноз эшне җиренә җиткереп эшләргә мөмкинчелек бирмәде.

«Гомеремдә күпме үземне хәтерлим – ябыгам»

8нче сыйныфтан соң Чаллыга лицей-интернатка укырга киттем. Ул вакытта да әле нык симез, «ишелеп төшкән» түгел идем. Әмма ябыгасы килде. Башкаларга охшыйсы килгәнгә түгел, ә бары тик аерылып торасы килмәгәнгә ябыктым. Ябыгу өчен иң популяр ысул – ул диета.

ПП (правильное питание), спорт белән шөгыльләнү темаларын белми идем. Безнең гаиләдә андый темаларга сөйләшүләр алып барылмады. Авыл кешесе кайдан белеп бетерсен инде аларны!

9 сыйныфта интернатта өч кыз тордык. Берсе минем яшьтә, икенчесе бер яшькә олырак. Менә икенчесе үзенең фигурасын саклау өстендә эшли иде. Ул – болай да ябык кыз, тик аңа гел чабарга, хәрәкәтләнергә кирәк иде. Классташ кыз белән кичке унда да утырып чәй эчә идек. Ябык күренергә теләсәк тә, моның өчен берни дә эшләмәдек. Бүлмәдәш кызның, төрттереп: «Ә сез менә уйламыйсызмы ябыгырга?» – дип әйткәне булды.

Чыгарылыш сыйныфта ябыгырга уйладык. Чөнки ел ахырында бәйрәмнәр үткәрәсе бар, матур буласы, күлмәк киясе килә.

Күпмедер авырлыкны ташладык инде. Идеалга гел ерак бит. Ярты ел дәверендә ул диеталарда ачлы-туклы утырдым. Бирешкән чаклар да булды. Көчкә генә 7 кг ташладым.

Җәй көне апамның авылына кайта идек. Кич утырып кайткач, иртәнге дүрттә, утырып, ипигә май ягып чәй эчә идек. Русча әйткәндә, «прям от души» иттереп.

Ул шундый тиз метаболизмлы кеше: күпме ашаса да симерми. Ә мин шоколад янында басып торсам да симерәм. Җитмәсә, гел чәй эчәргә чакыра. 

Симергәнемне аннары гына аңладым. 7 кг ташлаган булсам, укырга кергәндә, 10 кг өстәгән идем. Шуңа күрә, укырга бик тә кәефсез килдем. Монда бит инде яңа кешеләр, яңа йөзләр.

Анда һәрберебез үзебезгә дуслар табып, төркемнәргә бүленде. Уку йортында, мәктәпкә караганда, бөтенесе адекват кешеләр. Берәү дә сиңа бармак төртеп, «ты толстая!» дип көлми. Әмма барыбер үземне уңайсыз хис итә идем. Чөнки гомеремдә күпме үземне хәтерлим – ябыгам. Мин гел ябыгам. Мин хәзер шушы әйберне сөйләгән вакытта да ябыгам!

Кабат диетага утырдым. Ул вакытта организм мондый галәмәттән туйган, бизгән иде. Өч көн утырам да кабат ашыйм. Шулай итеп, 1нче курсым үтте, ә авырлык тагын да күбәйде. Җәйгә чыкканда мин инде 80 кг идем. 

«Авыл кешесе ябык кешене күрсә, «чирле» дип уйлый»

Җәй көне сеңлем белән кич утырырга чыга идек. Хәзер урамда салкын көз. Без җылы курткалардан. Шул елны мин булачак ирем белән таныштым. Ул «ВКонтакте» социаль челтәрендәге фотоларны карап, танышырга теләк белдерде. Ә минем анда фигурамны күрсәтеп төшкән фотоларым булмады. Аннары, дуслар белән булганда, ул мине ялгыш күрде. Үзе бик күренекле егет: шактый гәүдәле, спортсмен.  Аның янында басып торырга да оялырсың! 

Кешегә беркайчан да ябыгасы килгәнемне сөйләмәдем. Үземне гел дөрес итеп күрсәтергә тырыштым. Фигурамны ябыграк күрсәтә торган киемнәр сайладым, аралашучан булдым.

Мине симез килеш күрсә дә, егетем бернәрсә дә әйтмәде. Аның беркайчан да миңа: «Син юан, сиңа ябыгырга кирәк», – дигәне булмады. Ә мин симез идем –  82 кг!

Сөйгәнем – спортсмен, һәм ул ничек дөрес тукланырга, ничек дөрес физик күнегүләр эшләргә кирәклеген белә. Ул бит үзенең гәүдәсен «ясаган»! Ярты ел йөргәннән соң, аңа ябыгасы килү теләген әйтергә батырчылык иттем. Аның белән бөтенләй ул темага сөйләшергә ояла идем. «Минем ябыгасым килә, нигезен өйрәт әле», – дидем.

Егетем үземне яратырга өйрәтте. Хатын-кызның кинәт кенә гормональ системасы үзгәреп китәргә мөмкин. Әгәр егетең сине ябык булганың өчен генә яратса, димәк, ул –  мәхәббәт түгел.

«Идеал булыр өчен чикләр юк», – дип торды. Әлеге сүзләрне девиз итеп алып, җентекләп шөгыльләнә башладым. 

Февраль аенда авырлыгым  – 95 кг. Бәлки, буем озын булганга күрә, бик таза булып күренмәгәнмен дәдер. Әмма яшь кыз өчен бу – бик зур сан иде!

Рационнан билгеле бер продуктларны алып аттым. Тозлы, майлы, баллы, кыздырылган ризык ашамадым. Яшелчә дә ашамый идем. Ә клетчатка ашказаны-эчәк тракты дөрес эшләсен өчен кирәк. 

4 ай эчендә 27 кг ташладым. Минем өчен бу – бик зур нәтиҗә! «Алтмыш ничә» дигән авырлыкны беркайчан да күрмәс кебек идем. Ябыккач, тышкы кыяфәтемдә аерма бик сизелде. Мине белгән кешеләр барысы да шаккатты! Ул елны «фурор произвела всем!» Әмма авыл кешесе ябык кешене күрсә, «чирле» дип уйлый. 

«4 ай эчендә 12-13 кг ташладым»

Җәй көне авылга кайткач, булган авырлыгымны саклап калырга теләдем. Өйдә физик күнегүләр эшләдем, күп ашамадым. Өйдә дә мине аңлый иделәр. Минем өчен генә майсыз ит пешерделәр.

Уку башлангач, нинди авырлык белән кайтып киттем, шуның белән килдем. Үлчәүдә – 67 кг. Аннары кабат спортзалга йөри башладым. Кайбер чакта бөтенләй барасы килмәде. Арыган вакытлар да күп булды. Егетем: «Син авыр юл үттең. Ташлама. Ул үзең өчен кирәк. Беренчедән, спорт – сәламәтлек өчен, икенчедән, эстетик яктан матур булу өчен кирәк», –  диде. Яңа елда 55кә кадәр төштем. 4 ай эчендә 12-13 кг ташладым.

Күпләр «ничек ябыга алдың?» дип язды. Бөтен кешегә дә мәгълүмат бирдем, тәҗрибәм белән уртаклаштым. Шуңа да карамастан, аларның ихтыяр көче җитмәде. Күп кызлар ябыга алмады. 

Мин инде ул өлешендә булышчы түгел. Аларга үземнең ябыгу формуласын күрсәттем. Калганы үзләреннән тора.

Хәзер информацияне бушка бирәсем килми. Чөнки ул – минем вакытым, минем хезмәтем. Бушка килгән әйберне кеше барыбер кадерләми. Түләүле булгач, ихтыяр көче барлыкка килә. «Мин акча түләдем, эшләмичә булдыра алмыйм», – диләр. 

Үзегезне яратырга кирәк, кызлар. Яраткан очракта, теләсә нәрсә ашап, фигураңны бозарга теләмәячәксең. 

Сул як фотода 95, уң як фотода 55 кг

Фото: © Гөлфия Шәймөхәммәтованың шәхси архивыннан

Нинди диеталарда утырганың булды?

Интернетта диеталар күп. Көне буе карабодай ашаган көннәр, өч алма ашап бер пакет кефир гына эчә торган көннәр дә булды. Мәсәлән, ике көн – җиләк-җимеш, ике көн – яшелчә, аннары фәкать эремчек кенә. Көненә дүрт банан яки бер шоколад кына ашаганым да булды.

Диеталарны Интернеттан карадым, дисең, ә дөрес туклану буенча мәгълүмат укыганың булмадымы?

Укыганым булды. Тик нәрсә укыганымны аңламадым. Элек «ВКонтакте»да популяр группа бар иде. «40 кг» дип атала. Һәм шунда кызлар «до» и «после» дигән фотоларын куялар иде.

Алардан гел «ничек ябыга алдыгыз?» дип сорап язалар иде. Җавап итеп «ПП» диләр. ПП – ул правильное питание. 

Ничек кеше, шуның кадәр күп ашап, ябыга икән? Минем өчен ябыгу – ул ашамау. Ябыгу өчен ашамаска кирәк, дигән фикердә идем. ППда кимендә 6 ай утырырга кирәк. Бу – шактый озак. Миңа бик тиз кирәк иде. Әмма тиз беркайчан да булмый икән. Мин аны үзем дөрес туклана башлагач кына аңладым.

Әниең диетада утырганыңны кайчан белде?

10нчы  сыйныфта әнинең бертуган сеңлесе белән тордым. Ул әнигә: «Бернәрсә дә ашамый! Ябыга, диетада утыра», –  дип зарланды. Әни моны «организмын бетерә» дип кабул итте. Кисәтүләр ясап карады. Мин – үзсүзле кеше. Әни бу сыйфатым белән гомере буе көрәшә. Мин аңа ябыгасы килүемне аңлаттым.

 Диета дигәч, нәрсә ашаганымны контрольдә тотучы булмады. Апа көне буе эштә. Берни була калса, мин аларга: «Әйе, әйе, ашадым», – дип әйтә идем. Атна буе ач йөреп, өйгә кайткач, кабат ашый идем. Шуңа күрә, өйдәге ризыкны ашап бетереп киткәч, әниләр миңа сүз әйтмәде. Бары тик кисәтү белән чикләнеп калдылар.

Ирең сине беренче тапкыр күргәч, фигураңны күреп, куркып качмаган бит. Ник алай ябыгырга булдың?

Интернеттагы матур кызларга карап соклана идем. Алар кебек ябык буласым килде. Минем максатым – матур киенү иде. Мин киенергә яратам, ә симез кешегә кием табуы авыр. Юан кешедә кием матур утырмый да! 

Берәр компания яныннан үткәндә, алар үзара сөйләшеп көлешә. Ә мин, алар миннән симез булганга көлә, дип кабул итә идем. 

Минем бу уйлардан арынасым килде. Әйе, кайберәүләр симез килеш тә бик яхшы яшиләр. Минем ул кешеләргә бер сүзем юк. Кем үзен ничек әйбәт хис итә, шулай яши. Мин үземә юл сайладым – ул ябыгу.

«Ябыктыра торган дарулар эчкәнем юк, ә NL коктейле – акчау эшләү өчен генә»

 Ябыгыр өчен дарулар эчкәнең бармы?

Юк, мин – андый әйбердән курка торган кеше. Ярый әле курыкканмын! Эчмәскә башым эшләгән. NL продукциясенең бик макталган коктейлен эчкәнем бар. Ул – бәләкәй генә банка һәм нык кыйбат тора. Әнигә әйтмичә, 2 айлык стипендиямә алган идем. 

Коктейльне көнгә 3 тапкыр эчәргә кирәк иде. Барлыгы 15 кашык. Димәк, ул – 5 көнгә җитә торган әйбер. Бәлки, чынлап та, ул продукциянең файдасы бардыр, әмма мин ул компанияне хөрмәт итмим. Алар акча гына эшли. Имеш, аларның коктейле гына кешене ябыктыра. Алай түгел ул. 5 көндә шуның кадәр акча сарыф итәргә! Аның составы күбрәк витаминнарга корылган. Син аларның кирәге бармы икәнне дә белмисең. Протеиннарны продукциядән дә ала аласың. Тавык ите булсын ул, йомырка, эремчек. «Әгәр башка әйбер белән туклансагыз, сез ябыга алмаячаксыз. Баллы, шикәрле, майлы ризыклар ашамагыз», – диләр. Соң баллы, майлы ризыкны ашамасаң, ул коктейльне эчмәсәң дә, болай да ябыгасың бит инде! Акча эшләү темасы бу.

Ә башка дарулар, эчне йомшарта торган препаратлар эчкәнем булмады. Куркаклык хисе күбрәк иде.

Диетолог фикере

Үзмәшгуль диетолог Гөлназ Гимранова:

Интернеттан алынган шикле диеталар аркасында диабет, калкансыман биз, организмга тимер җитмәү, йөрәк-кан тамырлары авырулары, авырга уза алмау, гормональ системаның бозылуы һәм башка бик күп авырулар барлыкка килүе ихтимал. 

Сәламәтлек өчен организмга протеиннар һәм майлар кирәк. Протеин – ул барлык күзәнәк мембраналарының структур материалы өчен нигез, алар матдәләр алмашын көйли. Майлар гормоннарны көйли, баш миен стимуллаштыра, безгә энергия бирә. Углеводлар (шоколад, банан, алма) белән генә тукланса, кеше, әлбәттә, ябыга ала. Ләкин тән тиресе салынып төшә, эластик булмый.   

Дөрес диета сайламау ачлы-туклы йөрүгә китерә. Шул рәвешле организм үзенә май катламын туплый.  Организмга дофамин һәм серотонин дигән гормоннар җитми башлый. Кеше кәефсез һәм ярсулы йөри.

  • Дофамин һәм серотонин – ул шатлык, ләззәт өчен җавап бирә торган гормоннар. 

 Әгәр кешенең тормышында шатлыклы мизгелләр җитәрлек күләмдә булмаса, ул шикәрле ризыкка тартыла. Нормадан артык ашамас өчен, психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. 

4 ай эчендә 40 кг га ябыгу – ул норма. «Кето» диетасын тоткан очракта организмга зыянлы түгел. 

  • «Кето» диетасы – майлар белән күбрәк, углеводлар белән минималь рәвештә туклану. Тән глюкоза урынына хайван ризыкларыннан энергия ала. Мондый диета кандагы шикәр һәм инсулин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә.

Углеводлар белән генә тукланып, килограммнар алай тиз бетәргә тиеш түгел. Уртача бер ай эчендә – 5 кг һәм 2 кг – икенче айда. Кеше тиз ябыкса, май катламы гына түгел, витаминнар, минераллар һәм мускуллар да бетә, дигән сүз. 

Ябыгыр өчен, ашау буенча индивидуаль программа төзергә кирәк. Ул клиентның теләкләреннән һәм аның анализларыннан, кеше ничә килограмм ташларга теләвеннән һәм, организмга зыян китермичә, күпме вакыт эчендә ябыгасы килүенә карап төзелә. 

Фото: © Гөлназ Гимранованың шәхси архивыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100