Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«93 елда беренче тапкыр». Баш сөяген сәнәк аркылы тишеп чыккан ир-ат исән калган

news_top_970_100
«93 елда беренче тапкыр». Баш сөяген сәнәк аркылы тишеп чыккан ир-ат исән калган
Фото: https://zdrav.nso.ru, Новосибирск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы

Новосибирск өлкәсендә башына сәнәк кадалган ир-атны табиблар коткарган. Сәнәк 53 яшьлек ир-атның баш сөяген аркылы тишеп чыккан. Вакыт минутлар белән саналган – ул могҗиза белән исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Табиблар зәркәнчеләр кебек эшләп, ир-атны коткарган, алар бу хәлне могҗизага тиңли. Баш табиб урынбасары Елена Домрачева сүзләренчә, хастаханә 93 ел эшли, шул вакыт эчендә бу – беренче очрак.

Башына сәнәк кергән ир-атны хастаханәгә 3 ноябрьдә кичен алып киләләр. Новосибирск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, сәнәк пациентның башына ныклап кереп урнашкан. Ир-ат бик авыр хәлдә, аның башы гына түгел, күкрәге дә имгәнгән. Сәнәк белән күкрәккә дә берничә тапкыр кадаганнар.

Табиблар ашыгыч рәвештә тиешле чараларны күрә башлый, операциягә әзерләнәләр. Сәнәкне баштан тартып алсаң – кан күп китәр, дип фаразлыйлар. Шуңа күрә аны бүлгәләп алырга булалар. Шулай итеп һәр яраны эшкәртеп, канын туктата барырга җыеналар.

Операция бүлмәсенә коткаручылар да килә. Алар авыл хуҗалыгы эшләрендә кулланыла торган болгарка белән сәнәкне кискәли. Аннары табиблар эшкә керешә. Операция 3,5 сәгать була.

Хирург искә алганча, башта сәнәкнең күз алмасы артыннан гына чигәдән узган тешен кисеп алалар. Сәнәкнең бу теше күз урнашкан сөяккә терәлгән була. «Клетчаткага кан тулган, ләкин күрү нервы өзелмәгән», – ди ул.

Сәнәкнең икенче тешен алгач, кан китә башлый. 5 минут эчендә 700 мл кан югалта, бәхеткә, аны тукта алалар. Сәнәк тешләре баш сөягенә 11 см тирәнлеккә керә, ләкин алар баш миенең мөһим урыннарына зыян китерми. Әгәр баш мие кәүсәсенә зыян килсә, ир-ат үлгән, яки инвалид калган булыр иде. Операциядән соң ул 19 көн реанимациядә ята, аннары нейрохирургия бүлегенә күчерәләр. Бәхеткә, анда бактериаль менингит та булмый – ә бит башка кадалган сәнәк стериль түгел.

Фаҗига булган көнне әлеге ир-ат парковкада танышы белән талаша. Танышы аны башта кыйный, аннары сәнәккә ябыша. «Без, туганнары, моны бик авыр кичердек. Шок булды. Фаразлар юк, бары көтәргә генә кирәк. Без дога кылдык, хәзер бераз җиңелрәк. Без сөенәбез дә, сөенергә дә куркабыз. Табиблар рәхмәт», – ди ир-атның туганнары.

Хәзер аның хәле яхшыра бара. Сәнәк кадаучы ир-ат тоткарланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100