92 нче Оскар премиясе лауреатлары - «Паразиты» фильмы, Бред Питт, Хоакин Феникс
Иң күп бүләкне «Паразиты» фильмы алды. Ул төп номинациядә җиңде.
Лос-Анджелеста 92 нче тапкыр «Оскар» кинопремияләре тапшыру тантанасы узды. Бу хакта ТАСС яза.
Пон Чжун Хоның «Паразиты» (Gisaengchung) картинасы иң яхшы фильм дип табылды. Ул «Чит илдә төшерелгән иң яхшы нәфис фильм» номинациясендә дә җиңде. Шулай ук иң үзенчәлекле сценарий өчен дә бүләкләнде. Ә Пон Чжун Хо иң яхшы режиссер дип табылды.
«Джокер» (Joker) фильмында төп рольне уйнаган Хоакин Феникс иң яхшы актер булды. Ә иң яхшы актриса исеме «Джуди» (Judy) фильмындагы төп роле өчен Рене Зеллвегерга бирелде.
«Икенче пландагы иң яхшы актер» номинациясендә Квентин Тарантиноның «Однажды в… Голливуде» (Once Upon a Time in Hollywood) фильмында уйнаган Бред Питт җиңде. Бу картина иң яхшы куючы-рәссам эше өчен дә бүләк алды.
«Икенче пландагы иң яхшы актриса» номинациясендә Ноа Баумбакның «Брачная история» (Marriage Story) кинокартинасындагы роле өчен Лора Дерн бүләкләнде.
Стивен Богнар һәм Джулия Райхертның «Американская фабрика» (American Factory) иң яхшы документаль фильм булды.
«История игрушек — 4» (Toy Story 4) — иң яхшы анимацион фильм дип табылды. «Любовь к волосам» (Hair Love) кыска метражлы иң яхшы анимацион фильм номациясендә җиңде. Ә «Окно напротив» (The Neighbors' Window) фильмы «Кыска метражлы иң яхшы уен фильмы» булды.
Тайки Вайтитиның Кролик Джоджо» (Jojo Rabbit) картинасы иң яхшы адаптив сценарий буларак билгеләнде.
«1917» фильмы иң яхшы оператор эше һәм иң яхшы тавыш номинациясендә бүләкләнде. Шулай ук бу картина «Иң яхшы визуаль эффектлар» категориясендә дә бүләк алды.
Иң яхшы музыка өчен «Оскар»га «Джокер» фильмы ия булды. Бүләкне Исландия композиторы Хильдур Гуднадоуттир алды.