Һиндстанның Хайдарабад шәһәрендә 78 яшьлек Маллампалли Чандрасекхара Рао вафат. Легендар Чандра Мохан исемле артистның чын исеме әнә шундый булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Чандра Мохан Памидимуккала авылында 1945 елның 23 маенда туа. Авыл хуҗалыгы көллиятенә укырга керә, студентлар театрында уйный.
1960 елларда кинода төшә башлый. «Рангула Ратнам» фильмы аның дебюты була. Шундагы роле буенча псевдоним ала.
Ул күп төрле премияләр лауреаты була. Һиндстанда иң яхшы комик, характерлы рольләрне иң яхшы башкаручы, исемнәренә лаек, диелә хәбәрдә.