Бразилиядә йөрәк-үпкә җитешсезлегеннән вафат булган ир-ат көтмәгәндә моргта аңына килеп, табибларны һәм туганнарын шаккатырган. Бу хакта Penedo FM басмасына сылтама белән «Рен-ТВ» хәбәр итә.
90 яшьлек пациентны 1 сентябрьдә дәвалану өчен хастаханәгә китергәннәр, әмма икенче көнне иртән аның йөрәге туктаган. Табиблар, пенсионерны берничә тапкыр реанимацияләргә тырышып караганнан соң, аны «үле» дип таныган һәм моргка җибәргән.
Иртәнге 6:00 сәгать тирәсендә ир-атның гаиләсе аның белән хушлашырга килгән. Шулвакыт туганнарының берсе бабайның сулыш алуын күреп алган.
Табиблар пациентның хәлен тикшергән һөм аның сулавын һәм пульсы булуын раслаган. Ир-атны яңадан хастаханәгә күчергәннәр, ул анда берничә сәгать дәвамында аңсыз хәлдә яткан. Шуннан соң бабай янәдән вафат булган.
Бу очрак хастаханәдә һәм җирле җәмгыятьтә шок уяткан. Медицина учреждениесе җитәкчелеге «пациентны дәвалау процессында бернинди дә медицина яки техник хаталар булмаган» дип аңлата. Барлык беркетмәләр дә тиешлечә үтәлгән, хастаханә җитәкчелеге, килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен, хакимият белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Җитәкчелектә инцидентны өстәмә рәвештә эксперт оешмалары анализлаячак, дип ассызыкладылар, диелә хәбәрдә.