90 яшьлек анасын үз улы үтергән һәм аның пенсия акчасына яшәвен дәвам иткән
Пенсионерның юкка чыгуы турындагы гаризаны авыл җирлеге рәисе язган.
Волгоград өлкәсендә шәхси йорт сараенда мумиягә әйләнгән 90 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының өлкә тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пенсионер хатын алты ай элек югалган. Әмма аның белән бергә яшәүче улы һәм килене полициягә мөрәҗәгать итмәгән. Алар ай саен әниләренең пенсиясен алып барган.
Пенсионерның юкка чыгуы турындагы гаризаны авыл җирлеге рәисе язган.
Пенсионер хатын яшәгән йортны тикшергәннәр, сарайда «югалган» 90 яшьлек әбинең мәетен тапканнар.
Ир белән хатын сөйләвенчә, 2019 елның кышында ана белән улы талашкан. Ир-ат өлкән яшьтәге әнисенең башына берничә тапкыр суккан, ә икенче көнне аның үлгәнен күреп алган. Аннары хатыны белән бергә әнисенең мәетен сарайга яшереп куйган.
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә.