Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“90 нчы елларда фатир алу турында хыяллана алмый идек”. Соципотекалы 190 гаилә һәм аварияле торак фондыннан күчерелгән 20 мең кеше тарихы

Торак төзелеше программасын гамәлгә ашыру Татарстан халкының барлык катламнарының тормышын уңайлы итәргә булышты.

news_top_970_100
“90 нчы елларда фатир алу турында хыяллана алмый идек”. Соципотекалы 190 гаилә һәм аварияле торак фондыннан күчерелгән 20 мең кеше тарихы

Аварияле торактан – яңа фатирларга

Былтыр Казанда Мәҗит Гафури урамында төзелгән күпкатлы соципотека йортларына аварияле торакта яшәүчеләр күченде. Кешеләр уннарча еллар дәвамында начар шартларда – тараканнар, күселәр, күгәрек булган, су ага торган түбәле йортларда яшәгән. 75 яшьлек Соня Тумакаеваның, дәүләт биргәннән тыш, фатир алырлык башка акчасы булмаган. Ул коммуналкада яшәгән.

“Безнең йорт иске иде. Чарасызлыкта яшәдек. Анда күселәр йөгерешеп йөрде, кухняда әкәм-төкәмнәр килеп чыкты, тараканнар бар иде. Яшәр җай булмады. Түбәдән су агып торды, өстәге фатирлар әллә ничә тапкыр су бастырды. Хәзер мин канәгать”, - дип сөйләде яңа фатирга күчкән пенсионер ханым.

Аварияле торакта яшәүчеләр урамда калмасын өчен, аларның рөхсәте белән, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хисабына төзелгән йортлардан фатир алу мөмкинлеге бирелә. Фатирларны льготалы шартларда, базар бәяләреннән кимрәк суммага, түләүне кичектерүнең шәхси планы буенча, түбән кредит процентлары белән алу мөмкинлеге каралган.

Аварияле торак хуҗалары өчен тагын бер мөмкинлек тудырылган. Аларга компенсация түләнә һәм бу кешеләр үзләре торак базарыннан фатир сайлап ала. Алты ел дәвамында 20,5 меңнән артык кеше аварияле торактан заманча, уңайлы йортларга һәм фатирларга күчте.

Әгәр тарихка күз салсак, 1920-1930 нчы елларда республикада торак җитешмәгәнлеге, Казандагы йортларның күбесе беркатлы һәм агачтан төзелгән булуы билгеле.Төзелеш материаллары бик дефицит товар булган. Сугыштан соңгы 1950-1960 нчы елларда яңа шәһәрләр – Әлмәт, Лениногроски, эшчеләр бистәләре – Азнакай, Актүбә, Баулы төзелгән. Аннан соңгы уньеллыкта “КАМАЗ” төзелеше Яр Чаллы үсешенә китергән, кешеләр авыллардан Түбән Камага күченгән. 1960 нчы елларда республика халкының күпчелеге төзелеш вагоннарында, баракларда, стеналары стекловатадан ясалган вакытлы торакларда, черек стеналы иске йортларда яшәгән. Төзелешнең яңа дулкыны 1990 нчы елларда башланган. Шул вакытта Казанның Азино һәм Яңа Савиново кебек эре микрорайоннары барлыкка килгән. Таушалган торакны бетерү программасы буенча, 2000 нче еллар башында меңнәрчә кеше яңа фатирларга күчкән.

“Төзелештә зур эшсезлек хөкем сөргәндә, кагыйдә буларак, эшләр кулдан башкарылган. Шуңа күрә узган гасырның туксанынчы елларында республикада йортларны панельле итеп ясаудан күчеп, кирпечтән төзи башлаганнар. Хәзер бездә яшәү стандартлары бөтенләй башка. Без төзи торган фатирлар ул вакыттагыдан аерылып тора. Бу бөтенләй башка йортлар. Ул елларда мондый фатирлар турында хыяллана да алмый идек”, - дип сөйләде Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә.

Эксперт әйткәнчә, республикада гамәлгә ашырыла торган торак фондының инвестицияле программасы Татарстанга бөтен Идел буенда торак төзелеше үсешендә иң эре инвестор булып калырга ярдәм итә. Тәлгать Абдуллин Татарстанда булган инвестицияле программаның Россиядә аналогы юк, дип исәпли.

Россия халкын уңайлы һәм ала алырлык торак белән тәэмин итү – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативасы. Россиядә “Торак” кебек федераль программалар исемлеге бар. Алар халыкка торак шартларын яхшырту мөмкинлеге булдыру өчен эшли. Президент, чыгышларында берничә тапкыр әйткәнчә, илдә гражданнарны аварияле торактан күчерү, яшь гаиләләр, гражданнарның льготага ия булган категорияләре ала алырлык күчемсез милек булдыру буенча эшчәнлек дәвам итәчәк. Россиядә беренчел һәм икенчел торак алу өчен, ипотека ставкалары кими бара.

“Алдагы елларда безнең гражданнар өчен торак алу мөмкинлеген сизелерлек дәрәҗәдә арттырырга кирәк. Иң беренче чиратта яшь гаиләләр, балалары булган яшь гаиләләр өчен. 2018 елдан башлап, икенче йә өченче баласы туган гаиләләр өчен махсус ипотека кредиты программасы эшли башлый. Алар, процент ставкасының еллык алты процентына өстәп, дәүләт субсидиясе алуга исәп тота ала”, - диде Владимир Путин Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы утырышында.

Социаль ипотека

Былтыр ел азагында Казанда яшәүче яшь пар бер көндә өйләнешү турында килеште һәм яңа фатирга күчте. Яшь укытучылар гаиләсенә “Салават күпере” микрорайонында яңа йорттагы фатирдан ачкыч тапшырдылар. Бу көнне алар гомергә истә калдырачак, мөгаен. Яшьләр бәйрәмгә туганнарын һәм дусларын чакырган. Аларны котларга Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм генераль подрядчы оешма вәкилләре килгән иде. Марат Минһаҗев тантаналы рәвештә, татарча шигырь укып, тезләренә басып, кәләше Ләйсән Борһановага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Кыз өчен бу көтелмәгән вакыйга булды.

“Бу минем өчен бик шатлыклы һәм көтелмәгән хәл. Дәүләт тарафыннан да, сөйгән егетем ягыннан да. Мин бик бәхетле! Безнең өчен зур бәйрәм бу. Әлеге көнне беркайчан да онытасым юк”, - дип сөйләде Ләйсән Борһанова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ләйсән, әлбәттә инде, Маратның тәкъдименә ризалашты. Ул Казан кооперация институтында укытучы булып эшли. Кияү егете Марат 8 нче урта мәктәптә татар теле укыта. Яшь белгеч социаль ипотека буенча чиратка 2014 елда баскан булган. Өч елдан соң, ул “Салават күпере” микрорайонында 12-1 нче йортта фатир алган.

“Укытучы булып 2012 елдан бирле эшлим. Без, кәләшем белән, республикада бюджетта эшләүчеләр – укытучылар һәм табиблар өчен президент программасы бар икәнен белә идек. Бу программа буенча уңайлы фатир алу мөмкинлеге бар. Менә мин хыялланган фатирымны алдым. Хәзер безнең яшәр урыныбыз бар, гаилә корырга да була. Фатир бик матур, уңайлы. Тизрәк монда күченеп, яши башлыйсы килә. Мин бик шат”, - диде Марат Минһаҗев.

Хәзерге вакытта микрорайонда социаль инфраструктура актив үсештә – мәктәп, балалар бакчалары төзелә, “Казан-2” вокзалыннан электричка җибәрү турында мәсьәлә чишелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа төзелә торган торак районнарда, шул исәптән биредә дә, халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештырырга кушты. 2017 елның октябрь азагында “Салават күпере” микрорайонында олылар өчен поликлиника ачылды.

Яңа медицина учреждениесында амбулатория-поликлиника ярдәменең тулы спектры тәкъдим ителә. Смена дәвамында 250 кеше кабул итү, 18 меңгә кадәр кешене беркетү мөмкинлеге булдырылган. Чираттагы йортка кешеләрне тантаналы күчерү вакытында, 15 ноябрьдә, “Салават күпереннән” Юдино бистәсендәге балалар поликлиникасына кадәр түләүсез автобус йөри торган яңа маршрут ачылды.

Социаль ипотека буенча республика программасы – халыкны сыйфатлы, ала алырлык һәм чиста ремонт ясалган торак белән тәэмин итү өчен уникаль чара. Республикада бу программа 2005 елда башланды. Торак мәйданнарны, түләүне берничә елда башкарырлык итеп, түләп бетергәч үз милегең итеп рәсмиләштерү мөмкинлеге белән бирәләр. Торакның түләнмәгән өлешенең бәясе ай саен еллык 7 процентка артып бара. Түләү вакыты 28,5 елга кадәр сузылырга мөмкин. Бу сан башлангыч кертем күләменә һәм хезмәт стажына бәйле. Программада катнашучыларның балалары тугач, 200 мең сум күләмендә компенсация каралган. Бу сумма социаль ипотека хисабына күчерелә.

Дәүләт торак фондында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта “Салават күпере”ндә комплексның икенче чиратын төзиләр. Бу – 2,9 мең фатирлы 10 йорт. 2018 елда микрорайонда мәктәп һәм балалар бакчалары ачылачак. Яз көнне ишегалларында агачлар һәм куаклар утыртылачак. Шулай ук, ел дәвамында “Салават күпере” микрорайонында яңа юллар төзү дә планлаштырыла.

2005 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды гамәлгә ашыра торган программалар буенча, гомуми мәйданы чама белән 6,8 млн кв. м булган 109 мең фатир төзелгән. 2018 елда социаль ипотека программасы буенча барысы 9247 фатир булган 280 йорт тапшыру планлаштырыла. Шулардан барысы 1291 фатирга исәпләнгән 18 йорт төзелгән инде. Ел дәвамында гомуми мәйданы 527 мең кв. м булган торак төзү планлаштырыла.


Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү

2017 елның августында Татарстанда Әлки районында күп балалы ике гаилә яңа йортлы булды. Яңа өй ачкычын тапшыру тантанасы Түбән Салманда һәм Татар Шәпкәсе авылларында узды.

Түбән Салманда яшәүче күп балалы Мәҗитовлар гаиләсе биш бүлмәле 126 кв. м мәйданлы шәхси йорт ачкычына ия булды. Бу авылда 13 хуҗалык бар һәм 28 кеше яши. Равилә һәм аның ире Вәлитнең сигез баласы бар. Олы уллары күптән түгел генә өйләнгән һәм әти-әниләре яныннан күчеп киткән. Гаилә яңа йортны иске өйләре янындагы кишәрлектә төзергә карар иткән.

“Күп балалы гаиләләр өчен бездә шундый программа булганга, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтемне әйтәм. Мин бу программа турында белә идем. Шуңа күрә иске йорт янында яңасын салырга карар иттек. Чит авылга күчәсебез килмәде. Йортны бик ошаттык”, - дип сөйләде Равилә Мәҗитова.

Чарада катнашкан Салман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Фәнзилә Шәрәфиева, үз чиратында, Мәҗитовларның дәүләт ярдәме буенча бер программада гына катнашмавын әйтте. Алар узган елда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Мини-ферма” программасы буенча, хуҗалыкны үстерү өчен, 200 мең сум алган булган инде.

“Мәҗитовлар гаиләсе яшь вакытларында Төмәндә яшәгән. Равилә үзе бу авылда туып үскән. Алар Төмәндә яшәгәннән соң, туган якка кайттылар. Ире белән икесе күрше авылда фермада эшләделәр, шуннан соң үз хуҗалыкларын булдырдылар. Хәзерге вакытта аларның сигез сыеры, үгезләре, казлары, тавыклары бар. Алар – бик уңган кешеләр. Мәҗитовлар сөт саттылар, ә хәзер үз мини-фермаларын булдырып, үзләрен, балаларын тәэмин итәләр, хәзер оныкларына да булышалар. Күп балалы гаиләне программага керттеләр һәм зур, матур йорт төзеделәр. Без аларга, мәктәпкә дә, хастаханәгә дә якынрак булыр дип, административ үзәккә күченергә тәкъдим иткән идек. Алар күченергә риза булмады”, - дип сөйләде Фәнзилә Шәрәфиева.

Дәүләт торак фондының мәгълүмат сәясәте төркеме җитәкчесе Гүзәл Рәхмәтуллина сүзләре буенча, Мәҗитовлардан тыш, яңа йорт ачкычын шул ук көнне Татар Шәпкәсендә яшәүче күп балалы тагын бер гаиләгә - Лавреньтевларга тапшырганнар. Йортның мәйданы шулай ук 126 кв. м. Ике йортны да Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзегән.

Торак шартларын яхшырту өчен сертификатларны биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хезмәтләр министрлыгы бирә. Бу министрлык программаның дәүләт заказчысы булып тора.

2007 елдан 2016 елга кадәрге вакыт аралыгында барлыгы күп балалы 315 гаилә торак белән тәэмин ителгән. Моның өчен 837 миллион сум тотылган. 2017 елда тагын 49 гаиләгә торак бирелгән. Программаны гамәлгә ашыру өчен, 144 миллион сарыф ителгән. 2018 елда республика исемлегенә күп балалы 597 гаилә кергән. Шулардан 45 гаиләгә гомуми суммасы 150 миллион булган торак биреләчәк.

Торак төзелешенең еллык планы

Торак төзелеше программасы зур темплар белән үсешен дәвам иттерә. Март башына республикада 684 мең кв. м. торак төзелгән. Бу планның 30 процентын тәшкил итә. Яңа елда социаль ипотека программасы буенча барысы 9247 фатирлы 280 йорт төзү планлаштырыла. Биш һәм аннан да күбрәк бала үстерүче 45 гаилә 150 миллион гомуми суммага торак шартларын яхшыртачак. Моннан тыш, яңа елда 67 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук 52 кеше 2015-2020 елларга исәпләнгән “Торак” федераль максатчан программасы буенча фатирлы булачак.

Аренда торагы программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Иннополиста икенче чират төзелеше планлаштырыла. Анда 730 фатирлы алты йорт төзеләчәк. 297 ятим баланы торак мәйданын найм килешүе буенча тәэмин итү планлаштырыла.


Торак сәясәте саннарда

  • 2008 елдан 2017 елга кадәрге вакыт аралыгында Татарстанда 15 меңгә якын йорт капиталь төзекләндерү программасы буенча төзекләндерелгән.

  • 2017 елда “Халыкны аварияле торак фондыннан күчерүне тәэмин итү чаралары” бишьеллык программасын гамәлгә ашыру тулысынча төгәлләнгән. Бу программа буенча барлыгы 1107 йортны күчереп урнаштырганнар, 20,5 мең кеше яңа торак алган.

  • Татарстанда күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итәләр. 28,5 меңнән артык күп балалы гаилә гомуми өлешле милек итеп түләүсез җир кишәрлекләре алды. Бу – республикадагы күп балалы гаиләләрнең 72 проценттан артыграк өлеше.

  • Ала алырлык аренда торагы базары да үсештә. Алты ел дәвамында аренда фондында 2700 дән артык фатир төзелгән. 2018 елда программа дәвам итәчәк.

  • Социаль ипотека буенча бер квадрат метр мәйданның уртача бәясе 30 мең сум тора. Коммерцияле базарда 1 квадрат метр торак бәясе уртача 50 мең сум тирәсендә.

  • Татарстанда 1,5 меңнән артык ятим торак алды, 9,5 мең Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшыртты.

  • Республикада ипотека ставкасы уртача 10,5 процент тәшкил итә.

  • Ел саен республикада 2 млн 400 мең кв. м эксплуатациягә кертелә. Соңгы алты елда якынча 14,5 млн кв.м торак кертелгән, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча чама белән 2,5 млн кв.м.

  • Узган елда гына Татарстанда төзелеше өлкәсенә 7 млрд сум инвестиция кертелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100