Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик үкенәм»: ана кеше улын үтергән, гәүдәсен чемодан белән чүплектә калдырган

news_top_970_100

10 мартта Пермь крае судында 35 яшьлек Ирина Шатова эше буенча суд тикшерүе тәмамланды. Ул күп миллионлы бурычлары аркасында үз улын үтереп, үз-үзенә кул салырга карар кыла. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Әлеге фаҗига узган елның җәендә була. 12 июль иртәсендә Пермь үзәгендәге чүп контейнерлары яныннан очраклы үтеп баручылар зур кара чемодан таба. Аның эчендә көчләп үтерү эзләре булган кечкенә малай гәүдәсе була.

Малай 35 яшьлек Ирина Шатованың улы булып чыга, аны урам видеокамералары буенча ачыклыйлар – ул төн уртасында бу чемодан белән шәһәр буйлап йөргән.

Хатын-кызны тоткарлаганнан соң, ул баласын үтерү сәбәбен аңлата. Шатова сүзләренчә, ул биржа уеннары белән мавыккан. Башлангыч капитал сыйфатында фатирын сатудан кергән акчаны файдаланган. Башта эшләре уңышлы бара. Аның элеккеге ире хәтта яхшы процентлар түләп, танышларыннан акча җәлеп итә башлый. Тик аннары Ирина Шатова уңышсыз килешү төзи, һәм нәтиҗәдә дистәләгән миллионнарны югалта. Ире аерылышканнан соң чит илгә китә, ә кредиторлар аларга полиция белән янап, акчаларын кире кайтаруны таләп итә.

«Миңа: «Акча кайда?» – дип, сәгать саен шалтыратып тордылар» – дип сөйли гаепләнүче. Стресс хәлендә Ирина Шатова үз-үзенә кул салырга, ә улы әнисез калмасын өчен, аны да үтерергә карар кыла.

Соңыннан судта Пермь крае прокуроры Павел Бухтояров үтерү мотивын «ялган кызгану хисе» дип атады. Ул Шатованы 19 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Бу – әлеге маддә буенча максималь диярлек җәза.

Хөкем ителүче хатын үзенең соңгы сүзен кәгазьдән укыган.

Бик үкенәм. Ниләр кичерүемне бер Ходай гына белә. Акча югалту, клиентлар ягыннан гаять зур басым, иремнең китүе, яраткан кешемнең хыянәте һәм сәламәтлегем белән бәйле проблемалар аркасында үземне кулга ала алмавыма үкенәм. Янәшәмдә ярдәмче кеше булмавы үкенечле. Шулай ук үз проблемаларымны үзем хәл итәргә карар кылуыма үкенәм, алар турында әти-әнием белән сөйләшмәдем. Хәзер минем суицид турындагы фикерләрем юк. Мин әти-әнием хакына яшәргә тиеш, – ди ул.

Эш буенча хөкем карары 18 мартта яңгыраячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100