9 яшьлек Нияз Тимировның әтисе хәйрия концертында: «Сез – безнең зур ярдәмчеләребез»
«Чулпан» мәдәният үзәгендә сирәк очрый торган генетик авыру – Дюшенн миодистрофиясе белән көрәшүче 9 яшьлек Нияз Тимировка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты булды. Концертта татар эстрадасы «йолдызлары» катнашты. «Интертат» хәбәрчесе әлеге чарада булып кайтты.

Нияз Тимиров авырый торган Дюшенн миодистрофиясе ул – мускуллар атрофиясе, таркалуы. Дәваламаган очракта, 10 яшьтә мондый балалар инвалид креслосына утыра, 15 яшьтә үзләре берни тота да, сулый да алмый башлыйлар, һәм үпкәләренә ясалма вентиляция кирәк була. 20 яшьтә йөрәкләре эшләүдән туктый, чөнки безнең иң төп мускул – йөрәк. Бу – күз алдында була торган газаплы үлем. Һәм иң авыры – баланың барысын да аңлап, сизеп торуы, чөнки аның баш мие эшли.
Ниязга дару тапканнар. Аны Дубайда куярга ризалык биргәннәр, әмма коточкыч зур сумма кирәк – 283 миллион (2024 елның 1 ноябрендәге доллар курсы буенча). Бу гаиләгә әлеге сумманы җыярга ярдәм итү йөзеннән күп кенә хәйрия чаралары оештырыла.
Күреп торабыз: татар эстрадасы артистлары һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, алар хәйрия концертларында актив катнаша, үзләренең социаль челтәрләрендә дә ярдәм итәргә өндиләр. Җырчылар бәләкәй Ниязга да битараф калмаган. Хәйрия концертында бик күп артист катнашты.
Шунысы сөендерә: зал да тулы иде, димәк, нәни Ниязның тарихы күпләрнең күңеленә тигән, һәм бер зал кеше аңа сәламәтлек тели.
Концерт Тимировлар гаиләсенең чыгышы белән башланып китте. Гаилә башлыгы тамашачыларга, артистларга мөрәҗәгать итте.
Әлхәмдүллиләһ, без шушындый күркәм залда җыелдык. Килгән кешеләргә бик зур рәхмәт. Сез – безнең зур ярдәмчеләребез. Шушы чирне, бу хәлне онытырга, артистларыбыз белән аралашырга чакырам сезне, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Концерт Татарстанның атказанган артисты Мөнир Рахмаев чыгышы белән башланып китте. Җырчы сәхнәне «ду» китерде, хәтта тамашачылар да урыннарыннан торып, сикереп бии башлады. Концерт бик кызу башланып китте.
Шулай да, бу гади генә күңел ачу киче түгел иде, чөнки кичә дәвамында арттагы экранга чыккан фотодагы мөлдерәмә күзләр залга карап торды. Бу концертның сәбәпчесе – көчле рухлы Нияз. Ул үзендә елмаерга, көләргә көч таба, шуңа тамашачы да моңсуланып кына утырмады. Концертта юмор да булды.
Афишада булган җырчылардан Гөлназ Асаева, Лилия Муллагалиева, Лилия Хәйруллина, Винарис Ильегет концертта чыгыш ясамадылар. Социаль челтәрләрдән күргәнемчә, Гөлназ Асаева тавышына салкын тидергән, ә Лилия Муллагалиева Мариупольдән статуслар куйган иде, калганнарын карамадым да. Килгән җырчыларга Илназ Минвәлиев өстәлгән иде. Ул үзе 3 ир бала әтисе булса да, бик хисләнеп, «Кызларым-кызкайларым» җырын башкарды. Тамашачыны үзенең булачак концертына да чакырды.
Юмор хисле кешеләрне яратам инде, бигрәк тә үзләреннән үзләре көлә белгәннәрне. Миндияр Шәймарданов нәкъ шундыйлардан икән. Популяр «Бер кош сайрый» («Чик-чирик») җырын башкарыр алдыннан: «Бу җырны нинди юләр җырлый, дип уйлый идегезме, ул мин булам», – диде ул.
Хәйрия концертында чыгыш ясаучылар арасында якташым Гүзәл Салаватованы да күрү аеруча сөендерде. Ул тамашачыларга үзенең яңа җырын бүләк итте.
Шәрапҗан образын булдырган Рамил Шәрапов та бар иде концертта. Әле буш кул белән килмәгән: концертка иң ерактан килүчегә «Җәй җитте, Җәмилә» дигән кепка һәм «Не волновайся» дип язылган носки да алып килгән, бүләкне Себер якларыннан кайткан Рәзинә исемле бер ханыма тапшырды. Аннары мәзәкләрен тезеп китте.
«Әле күптән түгел йортка күчтек бит. Хәзер без бишәү булдык – мин, хатын, кызым, улым һәм тычканнар».
«ТНВда «Әйдә, сөйләшик» тапшыруын карыйсызмы?» – дип сорады залдан. Берничә кеше «әйе» дигәч: «Шул 3 кеше караса гына инде аны...» Шундыйрак мәзәкләр булды...

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Хәйрия концертында күп артистлар катнашты. Иң күп алкышларны үзенә җыйган кеше кем дип уйлыйсыз? Әлбәттә, «Яшьлегем» җыры белән тиз арада популярлык казанган Рөстәм Асадуллин. Ул шушы хит җырын башкаргач, зал туктамый кул чапты. Рөстәм абый, елмаеп: «Рәхмәт бик зур, миңа бик «приятно», – диде. Шулай ук, халык мәхәббәтен яулаган Асадуллин «Таныш моңнар» җырын да башкарды.
Гомер буе татарча начар сөйләшүче Гөлназ Солтанова (үзе шулай диде) Нияз Тимировка «Не сдавайся» җырын җырлады. Бу җырны җырлаганда, Нияз әнисе белән җитәкләшеп сәхнәдә басып торды.
Соңыннан Тимировлар гаиләсе кабат сәхнәгә чыкты, гаилә башлыгы барлык килүчеләргә һәм концертны оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәтен әйтте.