Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

9 яшьлек кызның үпкәсенә бәйләү энәсе кадалган

news_top_970_100
9 яшьлек кызның үпкәсенә бәйләү энәсе кадалган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Санкт-Петербургта сәүдә үзәгендә уен зонасында имгәнгән кызны реанимациягә китергәннәр. Аның үпкәсенә бәйләү энәсе кадалган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 4 декабрьдә кич белән була. 9 яшьлек кыз әнисе белән бергә сәүдә үзәгенә килә. Әни кеше, баласы уйнаганда тик утырмас өчен, бәйләүләрен үзе белән алып бара.

Уйнаган чакта, кыз бәйләү әйберләре салынган пакетка абына һәм шуның өстенә егыла. Пакет эчендәге бәйләү энәсе балага кадала.

Бер энә кызның ян ягыннан тишеп керә һәм үпкәсенә кадала. Хәзер бала хастаханәдә, табиблар, аның хәле авыр, дип бәяли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100